Чаллыда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча киңәшмә уза
Яр Чаллыда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча күчмә утырыш уза. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнаша. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү башланыр алдыннан ул Чаллының 39 нчы, 11 нче мәктәпләре, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә булды.