Наил Мәһдиев Әниләр көне белән котлый
Кадерле әниләребез!
Кадерле әниләребез!
Бүген Комсомол районы хакимияте вәкилләре су объектлары буенча 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре белән бергә рейд үткәрделәр.
Дүшәмбедән, 22 ноябрьдән, Яр Чаллы җәмәгать транспортында пассажирларның QR-кодларын тикшерә башладылар. Бу эшнең ничек оештырылуы һәм аның арадаш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде: « Беренче көн җиңел генә үтмәде, сертификатсыз йөрүче пассажирлар шактый күп иде, аларның кирәклеген аңламаучылар да бар. Аңлату эшләре алып барылды. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә без киеренкелек кимүен, шулай ук пассажирлар агымының 20 процентка кимүен теркәдек ».
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларны алдап акча урлауның яңа төре – «иминият тупланмаларын кире кайтару турында» ялган мәгълүмат белән e-mail хатлары турында кисәтә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда булды. Эш сәфәренең төп максаты – шәһәрнең эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашу, ул Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1100 номерлы Карары нигезендә, бүгенге көннән башлап вакцинация турында QR-коды яисә медицина күрсәтүе буенча чикләү турында QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән гражданнарның ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталары гамәлдән чыгарыла.
Татарстан Республикасы Президентының предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуы барышында «ПИК «Хуанхэ» генераль директоры Анатолий Головча-Фрейзе Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары өчен киметелгән иминият взносларын куллану срокларын озайту мәсьәләсен күтәрде.
Хәзерге вакытта 100дән артык предприятие җитештерү өчен техник кислородка мохтаҗ, аена 150 тоннадан артык кислород кирәк.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев озатуында Рөстәм Миңнеханов «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды.
Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсы башланды. Яшьләр оешмаларының иң яхшы җитәкчеләренә Әлфия Когогина стипендиясе тапшырачаклар
Бүген Яр Чаллы тукталышларында QR-кодлар контролерлары бригадалары эшли.
«Бердәмлектә безнең көч» - Яр Чаллы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре яшьләренең ел саен үткәрелә торган шәһәр форумы шундый девиз астында үтте.
Шимбә көнне Яр Чаллыда болытлы һава торышы булачак. Кар явуы көтелә. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә.
Чара Яр Чаллы шәһәренең иреклеләр берләшмәләре өчен коммуникатив мәйданчык оештыру һәм «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инициативаларны тормышка ашыруның уртак планын формалаштыру максатыннан үткәрелә.
Шәһәр мэры «Үсеш» сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты. Хәзерге вакытта биредә 18 резидент урнашкан, парк территориясе 24 гектарны тәшкил итә.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина : « Бердәм Россия» фракциясе депутатлары кече һәм урта бизнес вәкилләре белән ачык диалог алып баралар һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүче законнарны формалаштыру белән эзлекле рәвештә шөгыльләнәләр », - диде.
Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ җитәкчесе Радий Кадиков хәбәр иткәнчә, Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләре урыннарын киметү буенча планлы эш алып барыла: ясалма юл тигезсезлекләре, светофорлар, фото һәм видеофиксация системалары җитәрлек күләмдә урнаштырыла. Балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, хәзер шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеге атнасы уза, аның кысаларында инспекторлар мәктәпләрдә лекцияләр үткәрәләр, яшь хәрәкәт инспекторлары эшчәнлеге актив алып барыла.
Җомга, 19 ноябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы кар, көндез урыны белән кар. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү буенча эшнең ничек оештырылачагы турында сөйләде.
Яр Чаллыга эшлекле визит белән «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татарстан региональ иҗтимагый оешмасы хатын-кызлары килде. Әлеге сәфәр - оешмага нигез салынганнан соң (2012 ел), эшмәкәрләр Татарстан Республикасының һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү өчен хатын-кызларны берләштерү максатыннан киңәшмәләр үткәрә.