Татарстанда 27 июньгә кадәр эссе һава торышы саклана
Җомга көнне Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә.
Җомга көнне Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льгота алучыларга тиешле гаризаны күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки Россия Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәр активы белән очрашты. Очрашу Пушкин исемендәге 78 нче лицейда узды. Очрашуның темасы - булачак сайлау компаниясе булды.
Россия көнендә Яр Чаллы полициясе тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырды. 92 яшьлек чаллылыга карак урланган милекне кире кайтардылар.
Энтузиастлар бульварында Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Биредә «Россия триколоры» патриотик акциясе кысаларында, «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан өч төстәге тасмалар таратылды. Акция Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми гражданлык җаваплылыгын белдерү максатыннан үткәрелде.
Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин , Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты вәкилләре катнашты.
Иң ышанычлы ысулларның берсе - кичекмәстән сөйләшүне туктатырга һәм өзәргә. Бу хакта полиция хезмәткәрләре. Чаллы халкына шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә профилактик акция барышында сөйләделәр.
Дәүләт Думасы исерек килеш машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын көчәйтә торган законны өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның июнендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
9 июньдә кичен, 10 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чәршәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, көндез һәм кич яшен фаразлана.
Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары ,
Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «КАМАЗ» ААҖ бүлекчәләрендә булдылар. Башта алар двигательләр заводында булып уздылар. Биредә Михаил Мишустин двигательләрнең гамәлдәге үрнәкләре, шулай ук соңгы эшләнмәләр белән танышты. Премьер-министрга Р6 двигателе тәкъдим ителде. Әлеге мотор белән К5 яңа буын КАМАЗ автомобильләре җиһазланган.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында Интернетта деструктив мәгълүмат таратуны чикләү мәсьәләсе каралды. Әлеге мәсьәләне норматив-хокукый җайга салу өлешендә тиешле мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга әзерләделәр.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы узды. «Яр Чаллы шәһәре мисалында моношәһәрләрнең үсеш нокталары» дип исемләнгән утырышны комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин алып барды.
Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы законга йортларны түләүсез газлаштыруны күздә тоткан төзәтмәләрне өченче, ахыргы, укылышта кабул итте. Йорт яны участогы чикләренә кадәр газны гражданнар акчаларын җәлеп итмичә генә кертәчәкләр.
Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов һәм «Челны Климат» ны гамәлгә куючы Денис Чугунов Үзәк район территориясендә яшәүче күп балалы гаиләдә булдылар.
Шәһәр җитәкчелеге һәм шәһәр укучылар Советы активистлары катнашында "Эшлекле иртәнге аш" узды. Ул «Мастеровые» рус драма театры кафесында үтте. Укучылар белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов , Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин , Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин аралашты. Иртәнге аш вакытында мәктәп укучыларының проектлары һәм Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Бүген Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советының җиденче утырышы узды. Депутатлар даими комиссияләрнең уртак утырышында каралган 11 мәсьәләне расладылар. Утырыш шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды.
6 нчы зональ эзләү-коткару отряды базасында җәйге чорда шәһәр пляжларында һәм дәвалау-сәламәтләндерү лагерьларында эшләү өчен коткаручыларны өйрәтү узды. Әзерлек эшләрен 35 кеше үтте. Алар кешеләрне суда коткару буенча теоретик һәм гамәли күнекмәләр алдылар. Зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелде.