Наил Мәһдиев: "Мобилизацияләнүче чаллылыларны милек салымыннан азат итү мәсьәләсен карарга кирәк"
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Чаллы шәһәре мэры депутатлар корпусына өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби бурычлыларның мөлкәтенә салымны азат итү турындагы мәсьәләне чыгарырга тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә профильле комиссия утырышында каралачак, раслау өчен Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә чыгарылачак.