Рөстәм Миңнеханов Шәһәр Советы утырышында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы президенты Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла. Ул 2021 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча Шәһәр Советы утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы президенты Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла. Ул 2021 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча Шәһәр Советы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы казанышлары рейтингында Яр Чаллы төзелеш, төяп җибәрелгән продукция күләме буенча икенче урында тора. «КАМАЗ», «Даймлер», «Риат», «Кнорр-бремзе» һәм башка эре предприятиеләрнең актив эше нәтиҗәсендә үзендә җитештерелгән товарлар китерү күләме буенча дүртенче урында.
Бүген Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда югары бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
Йомгаклау хисабы белән чыгыш ясаганда, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы – эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы дип билгеләп үтте. Шул максат белән шәһәр үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерүне дәвам итә. Алар хәзер 12.
Шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рөстәм Гайнуллов Шәһәр Советының XIII утырышында чыгыш ясады. Ул төзелеш тармагындагы нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләде. Соңгы 10 елда алты гомуми белем бирү мәктәбе, 25 балалар бакчасы төзелгән, 36 балалар бакчасы, 30 мәктәп һәм 15 поликлиника капиталь ремонтланган.
Шәһәр Советының ХІІІ утырышында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе урынбасары Фирдүсә Әюпова соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендә 25 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп ачылуын билгеләп үтте һәм Яр Чаллы халкы исеменнән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
Пәнҗешәмбе Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар явачак. Төнлә буран чыгуы мөмкин.
"Ватан-ана" мемориалы янында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Җыелганнарны бәйрәм белән Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов котладылар.
Җиңү паркының мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәр җитәкчеләре, отставкадагы офицерлар, мәктәп укучылары, район активы катнашында тантаналы чара узды.
2022 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил; юлларда бозлавык, кар көртләре; төнлә һәм иртән күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начараю белән буран, бозлавык көтелә.
Сишәмбе, 22 февраль, Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан.
21 нче февральдә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар; аерым районнарда буран. Көндез урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
2022 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан исүче җилнең тизлеге 15-18 м/с; юлларда бозлавык, кар боткасы; төнлә 1000 метрга кадәр күрү мөмкинлеге начараю белән буран көтелә.
Татарстанда QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла
18 февральдә кичен, 19 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начараю белән буран; көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил; бозлавык; юлларда кар көртләре, кар боткасы, бозлавык, көндез көчле кар, юеш кар явуы көтелә.
Мэриядә Яр Чаллы шәһәренең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Системасы территориаль системасының 2021 елдагы эшенә йомгак ясау һәм 2022 елга бурычлар кую буенча киңәшмә узды.
Шәһәрнең сигез юл чатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча яңа комплекслар урнаштырылган. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.
Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Салым кодексында каралган салымнарны һәм башка мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибен гадиләштерүче һәм камилләштерүче закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.