Рособнадзор җитәкчесе Чаллы гимназиясендә булды
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Чаллының «Адымнар» полилингваль гимназиясендә булды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Чаллының «Адымнар» полилингваль гимназиясендә булды.
Татарстанда август педагогика конференциясе узды. Актанышта "Татарстан Республикасында заманча белем - һәркем өчен мөмкинлекләр" дигән темага республика киңәшмәсенең пленар утырышы булды.
«Орион» яшьләр үзәгендә сентябрь аенда төрле иҗтимагый берләшмәләргә, клубларга һәм түгәрәкләргә җыю башлана.
Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Ел инженеры» конкурсы игълан ителде. Ул Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен тарату, җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм бүләкләү максатларында үткәрелә.
Яшьләр үзәкләрендә өстәмә белем бирү мөмкинлекләре турында матбугат конференциясендә яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов сөйләде.
Яңа уку елы башыннан Яр Чаллы шәһәренең 16 спорт мәктәбе мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен төркемнәргә җыя.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре халкын цифрлаштыру дәрәҗәсен арттыру максатларында «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопарк» дәүләт автоном учреждениесе «Электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре» темасы буенча укулар оештырырга тәкъдим итә. Укулар тыңлаучылар өчен уңайлы форматта (онлайн/офлайн) оештырылачак.
16 августта Чаллы өлкән буын кешеләре өчен ИТ-клубта «Счетчик күрсәткечләрен тапшыру, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү» дигән темага дәрес узды. Катнашучыларга ТР Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет ясарга ярдәм иттеләр һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү һәм счетчиклар күрсәткечләрен тапшыру алгоритмын күрсәттеләр.
Быел төзүчеләр биш объектта эшли: 68 нче мәктәп («Спецпокрытие» ҖЧҖ), 89 нчы башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, 46 нчы мәктәп, 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбе, 69 нчы мәктәп. Р емонт эшләре ахырына якынлаша.
Пәнҗешәмбе, 12 август көнне, 16:30 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәге территориясендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп укучыларына канцелярия товарлары тапшыру тантанасы узачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте эше белән танышты.
Яр Чаллыда Шәһәр Советының даими комиссияләре утырышы узды, аның барышында бюджетның өстәмә керемнәрен бүлү расланды.
Бу атнадан балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә.
Быел Татарстанда яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре булдыру хисабына балалар бакчаларында 3100 өстәмә урын барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова хәбәр итте.
Чулман проспектында 1 224 урынга исәпләнгән "Адымнар - Чаллы" гимназиясе 97%ка әзер. Хәзер территорияне төзекләндерү, мебель һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшләре бара. Мәктәпнең эшли башлануына бер ай вакыт калып бара.
Яр Чаллыда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык системасын көчәйтергә планлаштыралар. Бу хакта даими комиссия утырышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу максатларга акча шәһәр бюджетының өстәмә керемнәреннән бүленеп биреләчәк. « Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура күрсәткән барлык таләпләр буенча техник ныгыту 600 млн сум тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетында өстәмә керемнәр бар, һәм без аларны балалар иминлегенә юнәлтәчәкбез дигән карар кабул иттек. Аңлашыла ки, һәр мәктәп һәм балалар бакчасыннан ныгытма ясап булмый, әмма аларны теләсә нинди кеше керә алмаслык итеп ясауга омтылу – безнең бурыч ».
Яшьләрне эш белән тәэмин итүне «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» тәэмин итә. Алар шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре белән кадрларга булган ихтыяҗларны ачыклау буенча эш алып бара. Вакансияләр турында мәгълүмат көн саен Вконтакте социаль челтәренең "Работа для молодежи" төркемендә урнаштырыла.
Чаллылыларның төрле конкурсларда яулаган грантлары турында матбугат конференциясендә яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов сөйләде.
Җәйнең икенче ае дәвам итә, һәм, кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлем куркынычы белән янавын оныталар. Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлеменең төп сәбәпләреннән берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Ел саен биеклектән егылудан бик күп балаларның гомерләре өзелә.
Яңа уку елына Чаллыда тагын ике мәктәптә универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Пушкин исемендәге 78 нче пролицей һәм 43 нче урта мәктәп территориясендә урнаштырылачак. Мәйданчыкларның әзерлеге - 95%.