Наил Мәһдиев «Саулык» сәламәтләндерү комплексында балаларның ялын оештыруны тикшерде
Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев үз эченә «Солнечный», «Крылатый», «Звездный»балалар лагерьларын алган «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белән бергә ул комплекс территориясендә җәйге ялны оештыру белән танышты.