Яр Чаллыда 1200 эшсез гражданин "Рәсәй эше" кадрлар үзәгендә яңадан белем алачак
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 3 771 кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 1,34 % тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе хәзерге вакытта 1,9% тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.