Чаллы мәктәпләрендә капиталь ремонтның әзерлек дәрәҗәсе – 70% артык
Чаллы шәһәренең дүрт мәктәбендә урта гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасы буенча капиталь ремонт дәвам итә. Болар-68 һәм 46 нчы мәктәпләр, 89 нчы башлангыч мәктәп–балалар бакчасы, 86 нчы «Өмет» мәктәп-интернаты.