Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Өлкән буын чаллылар өчен республикада беренче IT-клуб эшчәнлеген башлады

16 августта Чаллы өлкән буын кешеләре өчен ИТ-клубта «Счетчик күрсәткечләрен тапшыру, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү» дигән темага дәрес узды. Катнашучыларга ТР Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет ясарга ярдәм иттеләр һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү һәм счетчиклар күрсәткечләрен тапшыру алгоритмын күрсәттеләр.

Тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән "Россия Пенсионерлар берлеге" җирле бүлекчәсе Советы Рәисе Эдуард Фәттахов мөрәҗәгать итте. Ул электрон сервислардан файдалана белүнең мөһимлеге һәм киберзащита турында белү кирәклеге турында билгеләп үтте. "Яшь - нинди дә булса өлкәдә белем алу өчен киртә түгел", - дип ассызыклады ул.

Әлеге проектны "Россия Пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлекчәсе оештыра. IT-клуб эшчәнлегенең барлык сораулары буенча +7 937 594 06 91 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.  

Кабул итү графигы