Рөстәм Миңнеханов Туган телләр форумында Яр Чаллы укучыларын бүләкләде
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия Туган телләр форумы узды. Форум кысаларында Татар теленнән VIII Халыкара олимпиадасы, «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен, Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхреддин премияләре лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.