Шамил Усманов урамында ремонт эшләре 53%ка башкарылган
Шамил Усманов урамы участогын төзекләндерү 53%ка башкарылган. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр итте.
Шамил Усманов урамы участогын төзекләндерү 53%ка башкарылган. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр итте.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә. Бер атна эчендә 15 объект тикшерелде: 3 сәнәгать, 9 азык-төлек, 2 дәвалау-профилактика, 2 балалар белем бирү учреждениесе.
16 нчы июльдән 31 нче июльгә кадәр Шамил Усманов урамында, Халыклар дуслыгы проспектыннан Х.Туфан проспектына кадәр булган юл участогында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү көтелә. Хәрәкәтне чикләү юл өслеген ремонтлау эшләре белән бәйле. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ремонт «Яр Чаллы шәһәренең юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча башкарыла.
Чаллыда сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе үткәрелде. Ул «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 июлендә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр) шторм хакында кисәтә.
Торак фондны 15 августка кадәр җылыту сезонына әзерләргә кирәк. Моңа кадәр шәһәрдә 1366 күп фатирлы йортны җылыту сезонын уңышлы үткәрү өчен әзерләү буенча берничә чара уза.
Яр Чаллыда сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узачак. «Игелекле эшләр яры» «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә һәм аның бер өлеше булып тора.
Документка Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Система» Фәнни-Җитештеру Берләшмәсе ҖЧҖ генераль директоры Максим Зотов кул куйдылар.
Бүген шәһәрнең өч районында шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Яр Чаллы картиналар галереясендә 13 июльгә кадәр яшь рәссам Руслан Ибраһимовның «Передвижка» уникаль проекты уза. Рәссамның иҗаты милли татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы башкаласының архитектура һәйкәлләре һәм татар көнкүрешенең, Сабантуй бәйрәменең матур традицион образлары белән пейзажлары тәкъдим ителгән.
10 һәм 11 июль, ял көннәрендә, Чаллы җылылык челтәрләре Сидоровка, ГЭС, ЗЯБ поселоглары, шулай ук 20, 21, 22 Замелекесье комплексларында кайнар су белән тәэмин иттеләр.
11 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 м/c; көндез төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Замелекесьеда трамвай тармагын төзү ике этапта гамәлгә ашыру күздә тотыла. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевка һәм журналистларга проект җитәкчесе, "ТрансСервис ЛТД" директоры Сергей Кулиш проектлауның нечкәлекләре турында сөйләде: " Әлеге трамвай юлы инде проектлана, Яр Чаллы проспекты борылышыннан Сарман трактына кадәр Фоменко проспектыннан беренче автомобиль юлының боҗрасына кадәр, озынлыгы ике якка да 10 км 228 м тәшкил итә. Проект буенча яңа трамвай юллары Сарман тракты, Фоменко проспекты, Казан проспекты, Муса Җәлил проспектына чыгу юлы белән узачак. Дәүләт экспертизасыннан соң беренче этабы - июльдә, икенчесе-2021 елның ноябрендә булырга тиеш ".
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 июлендә көндез һәм кич белән (7дән 22 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр, көчле яңгыр, боз явуы ихтимал.
Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр иң проблемалы участокны яңарту «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Энтузиастлар бульварында "Ромашковое настроение" флешмобы оештырдылар. Анда беренче булып Мостафиннар гаиләсе катнашты. Равил Шамил улы һәм Тәхванур Махуровна 48 ел бергә. Алар 1974 елда танышалар һәм өйләнешәләр. 1990 елда Яр Чаллыга күчеп киләләр. Гаилә өч бала тәрбияләп үстергән, бүген аларны җиде онык һәм өч оныкчык сөендерә.
Хәзерге вакытта паркта душ павильоны, бәдрәф һәм кафе өчен территорияне, балалар мәйданчыгын, этләрне урамда йөртү өчен мәйданнарны планлаштыру бара. Эшләрнең бәясе-53 млн. сум.
Хәзерге вакытта төзүчеләр фонтан астына махсус казаннар урнаштыралар. Фонтан соры гранит брусчатка өстенә урнаштырачаклар, аның үзәгеннән су агымы ике метрга тикле күтәреләчәк.
7 нче июльдән 21 нче июльгә кадәр Һади Такташ урамында 15/6 торак йорт янында (ЗЯБ поселогы) автомобиль транспорты хәрәкәте ябылачак. Вакытлыча чикләү җылылык-су кишәрлекләренә капиталь ремонт ясау белән бәйле. Участокта эшләрне «Технострой-Монтаж» башкара.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәрнең барлык районнарында бәйрәм чаралары оештырыла.