Сишәмбе, 26 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Энтузиастлар бульварында чаллылылар өчен пленэр рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелә

Яр Чаллы картиналар галереясендә 13 июльгә кадәр яшь рәссам Руслан Ибраһимовның «Передвижка» уникаль проекты уза. Рәссамның иҗаты милли татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы башкаласының архитектура һәйкәлләре һәм татар көнкүрешенең, Сабантуй бәйрәменең матур традицион образлары белән пейзажлары тәкъдим ителгән.

Руслан Ибраһимов Энтузиастлар бульварында пленэр рәсем сәнгате буенча мастер-класс оештыра. Һәр көнне 12:00 сәгатьтә рәссам җирле истәлекле урынны, шәһәрнең үзенчәлекле визит карточкасын - Илдар Хановның "Ангел-хранитель" скульптурасын яза.

Кабул итү графигы