Яр Чаллыда опрессовканың йомгаклау этабы старт алды
Яр Чаллыда опрессовканың алтынчы – йомгаклау этабы старт алды. Ул 10 августтан 24 августка кадәр узачак. Яңа шәһәрдә түбәндәге объектларда кайнар су бирү туктатылачак:
Яр Чаллыда опрессовканың алтынчы – йомгаклау этабы старт алды. Ул 10 августтан 24 августка кадәр узачак. Яңа шәһәрдә түбәндәге объектларда кайнар су бирү туктатылачак:
10 нчы августта Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Юлчылар «Сосновая роща» һәм «Юбилейный» бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга керешәчәкләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: « Килешү төзелгән, контракт бар. «Сосновая роща»га – 5 млн сум, «Юбилейный»га – 7,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Биредә эшне кыска вакыт эчендә тәмамларга планлаштырабыз, эшнең күләме зур түгел », – дип тәмамлады ул.
Беренче нокта - Марат Бибишев исемендәге театр паркы. Мэр паркның барлык урыннары буенча узды, булган кимчелекләрне күрсәтте. Чүп савытларының тышкы ягын чистартырга, территорияне җыештырырга, агачлар һәм куакларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр утыртырга дигән күрсәтмә бирелде.
10 августта 8:00дән 12:00гә кадәр, электр энергиясен өзү сәбәпле, Чулман проспекты һәм Нариманов урамы киселешендәге светофор эшләмәячәк.
7 август көнне Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны үткәрү сәбәпле кайбер участокларда юллар ябылачак. 8:00дән 14:00гә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Сөембикә проспектыннан алып Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәр ике юнәлештә дә, Сөембикә проспекты буйлап Боз сараена таба, Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча Хәсән Туфан проспектыннан алып Рәис Беляев проспектына кадәр хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.
Чаллы җылылык челтәрләре шәһәр халкына 7-11 август көннәрендә Автозавод проспектында Мәскәү проспектыннан алып Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәр булган юл участогында автомобиль транспорты хәрәкәте чикләнүе турында хәбәр итә. Вакытлыча уңайсызлыклар автомобиль юлы астында эштән чыккан плитәләрне алыштыру белән бәйле.
Татарстан Республикасы территориясендә 5 августта төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз яварга мөмкин.
Яр Чаллыда иртәнге 7дән кичке 17 сәгатькә кадәр даими рәвештә юлларга су сибелә. +25˚та асфальтка көн саен су сибү юлны суыту һәм шул рәвешле колея барлыкка килүгә каршы тору өчен оештырыла.
Яр Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» милли проект кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 64%ка башкарылган. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Чаллыда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау проценты 74% тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Иртәгә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
«Акыллы» домофон яңа панель, тавыш сигналы, югары сыйфатта төшерүче камера белән аерылып тора.
Чаллыда калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе хәбәр иткәнчә, пластик, металл, кәгазь, батарейкаларны түбәндәге адреслар буенча тапшырырга мөмкин:
«Энергетик» мәдәният сарае янында һәм Студентлар урамы тукталышында Ватан - ана мемориаль комплексы янында яңа композицияләр барлыкка киләчәк. Алар аеру полосасында тирә-юньне бизәү өчен урнашачак.
Бүген, 26 июль көнне, «Вахитов проспекты» тукталышын (Яңа шәһәр ягына, «Спортмастер» кибете ягыннан) ябачаклар. Бу күпер баскычындагы ремонт эшләре белән бәйле. Автобуслар бу тукталышны узып китергә мәҗбүр булачаклар. Чаллылыларга маршрутларын алдан уйларга киңәш ителә. Эшләрне МУП ПАД хезмәткәрләре алып бара. Оешмада билгеләп үтелгәнчә, ремонтны кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен барлык көч куелачак.
Дүшәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, тизлеге 5-10 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 м/с кадәр. Көндез максималь һава температурасы +20..+23˚, төнлә минималь һава температурасы +6..+9˚.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.
Яңа уку елына Чаллыда тагын ике мәктәптә универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Пушкин исемендәге 78 нче пролицей һәм 43 нче урта мәктәп территориясендә урнаштырылачак. Мәйданчыкларның әзерлеге - 95%.
Яр Чаллыда опрессовканың дүртенче этабы тәмамланды, чиратта – бишенчесе. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Гайнуллин Илдар хәбәр иткәнчә, опрессовканың бишенче этабы 21 июльдән 3 августка кадәр узачак. 12, 13, 33, 34, 35, 36, 37, 38, 39, 42, 44, 60, 62; 14, 32, 40, 41, 43 комплексларында кайнар су сүндерелеп торачак. Тулаем алганда, шәһәр буенча опрессовка инде 56% ка башкарылган. Шул ук вакытта беренче дүрт этап вакытында су белән тәэмин итү тоткарлыклары булмады.