Шәһәрне төзекләндерү
Яр Чаллыда шәһәркүләм шимбә өмәсе узды
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 17 апрельдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча шәһәркүләм шимбә өмәсе үткәрелде. Өмәдә 27 035 кеше катнашты, 317 берәмлек техника җәлеп ителде. Экологик чара барышында 494,6 га шәһәр территориясе чистартылды, 194,1 га газоннар чүптән арындырылды, 2 050 км юлны грунттан чистарту башкарылды, 2 223,65 куб. м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 1 847 төп агач һәм 3 429 төп куакны санитар кисү эшләре башкарылды, 383 төп агач һәм куаклар утыртылды.