Комсомол районында ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә
Киләсе очрашу 26 августта С. П.Титов исемендәге сквер территориясендә узачак.
Киләсе очрашу 26 августта С. П.Титов исемендәге сквер территориясендә узачак.
Шәһәрдә 131 нче «Нуркайлар» балалар бакчасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
Комсомол районында чираттагы ишегалды бәйрәме 56 нчы мәктәп территориясендә узды. Чара "Балкыш" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Саунина Татьяна һәм район хакимияте тарафыннан оештырылды.
Чаллыда сишәмбе көнне аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, вакыты белән 17-22 м/с.
Яр Чаллыда коммуналь хезмәтләргә тарифлар мәсьәләсе буенча күчмә рәвештә шәхси кабул итү оештырылачак.
Күп еллар дәвамында чәчәк фестивале Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелә. Быел «Акварель-2021» чаллылыларның күзләрен ике көн дәвамында, 29 һәм 30 августта сәгать 10:00нан, сөендерәчәк. Чәчәк сыннары Хәсән Туфан проспектында Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәрге участокта урнашачак. Килгән кунаклар өчен чәчәк-декоратив үсемлекләр ярминкәсе оештырылачак.
Хәзерге вакытта булачак монолит тимер-бетон күпер конструкцияләрен эретеп ябыштыру, свай сугу, ростверкларны бетонлаштыру эшләре бара. Объектта РБР-16 компаниясе белгечләре эшли - алар күпер кичүен төзү һәм инженерлык челтәрләрен яңадан җиһазландыру буенча эшләр башкара.
Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә барлык юнәлешләр буенча светофорлар сүндереләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 21 августтан 26 августка кадәр урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Гренада паркының өченче чиратын реконструкцияләү кысаларында җәяүлеләр юлларына нигез салу төгәлләнде, брусчатка урнаштырасы калды. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре, душ бүлмәләре өчен павильон территориясен эшкәртү, бәдрәф һәм кафе урнаштыру эшләре бара. Тиздән этләрне йөртү өчен мәйданчык әзер булачак.
20 августта 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, ремонт эшләре сәбәпле, «Үзәк» тукталышында ике якка да светофор эшләмәячәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә таянып эш итүегезне һәм автотранспорт белән идарә иткәндә сак булуыгызны сорыйбыз.
Замелекесье районында 21/33 йорт ишегалдында ишегалды бәйрәме узды. Чараны тантаналы рәвештә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Шәһәр Советы депутаты Ленар Салахов , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин ачып җибәрделәр.
40 комплекста узган бәйрәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонт ясалган комплексны карап узды, шәһәрдәшләр белән аралашты һәм аларны ишегалды бәйрәме белән котлады.
«Экология» милли проектын хуплап, 6 сентябрьдә «Чиста ил» автойөреше старт алачак. Тулаем алганда, чүп ташучы автомобильләр автоколоннасы Мәскәүдән Екатеринбургка кадәр өч мең чакрым ара узачак. Аның юлы 9 шәһәр аша узачак. Яр Чаллы катнашучыларны 20 сентябрьдә кабул итәчәк, монда «Гринта» калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор ярдәмендә тулы бер чаралар сериясе планлаштырылган.
Ул төзекләндерүнең икенче этабы кысаларында Яшь Ленинчылар бульварында урнашачак.
Чаллы җылылык челтәрләре оешмасы хәбәр иткәнчә, 16 августның 15:30 сәгатенә 208 торак йортның 99ын кайнар су белән тәэмин итәчәкләр:
Яр Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре уза. 27 комплекста узган бәйрәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Башта ул ишегаллары территориясен карап чыкты һәм халык белән аралашты. Әйтергә кирәк, әлеге комплекста узган ел «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башкарылган, нәтиҗәдә 100 машина урынына парковка ясалган.
Комсомол районында ишегалларында бәйрәмнәр дәвам итә. ГЭС поселогының 3/14/2 йорт ишегалды территориясендә микрорайонда яшәүчеләр катнашында бәйрәм узды.
13 августта көндез 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Михаил Девятаевның батырлыгына багышланган "Полет из ада" фотокүргәзмәсен теләгән һәркем 10 сентябрьгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге яр буенда күрә алачак.