Яр Чаллыда яшен һәм көчле җил көтелә
Татарстан Республикасы территориясендә 18 майда көндез урыны белән +34 градуска кадәр эссе һава торышы саклана.
Татарстан Республикасы территориясендә 18 майда көндез урыны белән +34 градуска кадәр эссе һава торышы саклана.
5 май көнне Яр Чаллыда җылыту сезоны тәмамланды, барлык кулланучыларда да җылылык бирү туктатылды. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин сөйләвенчә, сезон дәвамында җылылык челтәрләренә зыян килгән 91 очрак теркәлә, бу сәбәпле җылылык бирүдә тоткарлыклар булмаган.
Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре 15% ка башкарылган. Капиталь ремонт кысаларында Автомобиль юллары предприятиесе борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре алып бара. Шулай ук эшчеләр өстәмә парковка урыннары булдыру, яктырту баганалары урнаштыру өчен төзекләндерү эшләрен башлаган.
Халыкара гаилә көнендә Яр Чаллыда 14 пар никахларын теркәделәр. Традиция буенча, бу көнне гаилә коручы яшь парлар үзләренең гаилә агачын утырттылар.
17 майда Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
26 апрельдән 30 майга кадәр татарстанлылар 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары өчен тавыш бирүдә катнаша ала. Сораштыру Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында уздырыла, тавыш бирүне шулай ук КФҮ дә узарга мөмкин булачак. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да, «ТР Хезмәтләре» кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин.
Яр Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләр дәвам итә. Икеайлык башланып киткәннән бирле шәһәр территориясен массакүләм җыештыру эшендә 43 410 кеше, 3000 оешма, шул исәптән Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният учреждениеләре, ТҖҮ рәисләре, оешмалар, предприятиеләр, идарәче компанияләр, бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативлары һәм башкалар катнашты.
Яр Чаллыда "Торак-2021" профилактик операциясе кысаларында профилактик рейд узды. Башкарма комитет хезмәткәрләре, район администрацияләре вәкилләре, ТР буенча ТР буенча РФның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды, надзор эшләр бүлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары, полиция һәм социаль яклау хезмәткәрләре шәхси һәм торак секторда яшәүчеләрнең йортларын тикшереп уздылар.
Автозавод һәм Мәскәү проспектлары чатында җылылык торбасы зыян килгән урында «Татэнерго» АҖ Чаллы җылылык челтәрләре компаниясенең ике ремонт бригадасы эшли. Төзексезлек әлеге участокта кичә кич ачыкланды.
11 майда, «Радоница» православие көнендә, шәһәр зиратына 7:00 дән 15:00 гә кадәр автобуслар хәрәкәте оештырылачак. Хәрәкәт интервалы 30 минут тәшкил итәчәк. Ул үбәндәге маршрутлар буенча булачак:
Яр Чаллыда янгынга каршы профилактик рейдлар үтә . Профилактик төркемгә Башкарма комитет хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре, ТР буенча РФның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды вәкилләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары, шулай ук полиция хезмәткәрләре кергән. Алар язгы-җәйге чорда үтәлергә тиешле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәр кешегә җиткерергә тырыштылар.
Шәһәрдә янгынга каршы вәзгыять турында ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин сөйләде. Ул республика территориясендә 26 апрельдән 16 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искәртеп үтте. Махсус режим кертелгән чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук учак ягу тыела.
Мәгълүмати брошюра ТР ЭЭМ сайтында урнаштырылган.
5 майдан Яр Чаллыда 2020-2021 елгы җылыту сезоны тәмамланачак. Бу хакта Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: " Һава температурасы соңгы биш тәүлек эчендә +8 градустан артып китте ", - диде ул.
4 майда Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр, яшен фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +9..+14°. Көндез максималь һава температурасы +23..+27°.
Яр Чаллыда 3 майда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төнлә 4-9 м/с, көндез 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр.
Автозавод районында яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар оештырылды. 1 нче май көнне Җиңү паркында шәһәр халкы өчен «Халыклар дуслыгы – Татарстанның төп байлыгы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрдәшләр өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Яр Чаллыда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен карталар төзелде. Әлеге карталардан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында шәһәр Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова сөйләде.
2 нче майда, шимбәдән якшәмбегә каршы Пасха бәйрәмен каршылаган төндә, чаллылылар өчен җәмәгать транспорты хәрәкәте оештырылачак. Транспорт 3:00 сәгатьтә, гыйбадәт тәмамланган вакытка җибәреләчәк. Ул түбәндәге маршрутлар буенча булачак:
28 апрельдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.