Яшь Ленинчылар бульварында фонтан урнаштыру тәмамланып килә
Хәзерге вакытта бульварны реконструкцияләүнең икенче этабы бара, кече архитектура формаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла.
Хәзерге вакытта бульварны реконструкцияләүнең икенче этабы бара, кече архитектура формаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла.
Бүген, 11 сентябрьдә, Татарстан Республикасында «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр буе территорияләрен чистарту буенча акция үткәрелә.
Бүген Шишкин бульварында «Шәп яшәгез» спорт-күңел ачу программасы һәм «Көз музыкасы» концерт программасы үткәрелде. Чара сәламәт яшәү рәвешен алга этәрүгә һәм көзге сезон башлануга багышланган иде. Тамашачылар «Эврика» мәдәни үзәге аниматорлары белән бергә актив рәвештә күнегүләр ясадылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына викториналарда, флешмобларда, уеннарда катнаштылар. Шәһәрнең «Эврика» мәдәни үзәге артистлары башкаруындагы музыкаль номерлар бәйрәмгә ямь өстәде.
Җылылык челтәрләре үткәргечләрендә кимчелекләр табылу сәбәпле, кайбер комплексларда ремонт эшләре дәвам итәчәк. Бу районнарда кайнар су 11 сентябрьгә кадәр булмаячак. Чаллы җылылык челтәрләре вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәренең 4 комплексында яшәүчеләрнең үз ишегалларындагы күп функцияле мәйданчыкны карап тоту мәсьәләсен хәл итә алуы турында хәбәр итте.
8 сентябрьдә Мәскәү һәм Яшьлек проспектлары киселешендә 17:00 сәгатькә кадәр ике юнәлештә дә светофорлар эшләмәячәк. Ремонт эшләрен Автозавод районы электр челтәрләре алып бара.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булды. Иң элек ул видеоконференция режимында эш штабы утырышын үткәрде. Анда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина , Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм муниципаль районнар катнашты.
Сишәмбе көнне Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, урыны белән туфракта кырау һәм һава температурасы -2˚ көтелә. Җил көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с тизлектә.
Яр Чаллыда төзүчеләр Шамил Усманов урамы буенча Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр ремонт эшләрен төгәлләделәр. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылды. Эшләрнең сыйфатын бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде. Ачылу тантанасында Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
Яр Чаллыда җылылык белән тәэмин итү беренче чиратта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка социаль объектларда башланачак.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр бюджетыннан сатып алынган зур сыйдырышлы түбән идәнле автобусларның яңа партиясе тәкъдим ителгән техник мәйданчыкта булды. Бу максатларга 234 млн сум бүлеп бирелгән иде.
6 сентябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр. Җил көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә.
Якшәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Яр Чаллы җылылык челтәрләре хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыда, яңа җылыту сезоны башланыр алдыннан, традицион торбаүткәргечләр сынаулары 6-8 сентябрьдә узачак һәм гидравлик сынаулар үткәрү вакытында, 1, 2, 3, 28, 29, 30 комблекслар, шулай ук 54/14, 54/24 а, 53/26, 53/21 г , 53/27, 53/28, 53/44, 53/30, 53/42 объектларыннан тыш, барлык шәһәр объектларында да кайнар су белән тәэмин итү тукталып торачак. Югарыда аталган объектларда кайнар суны өзү соңрак үткәреләчәк. Вакытын өстәмә хәбәр итәчәкбез.
Метеорологлар хәбәре буенча, 4 сентябрьдә шәһәр территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр.
Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама ГЭСы күперен ремонтлау буенча оператив киңәшмә үткәрде. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев , подрядчы оешма директоры Артем Капустин , «Мостехшов» деформацион җөйләр заводының төзелеш идарәсе җитәкчесе Дамир Исмәгыйлев һәм башкалар катнашты.
Комсомол районының Тинчурин бульварында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәм чарасының кунаклары - РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сагидуллина .
Яр Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурска йомгак ясалды. Биш номинациядә җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
Бүген Яр Чаллыда көтеп алынган «Акварель-2021» чәчәкләр бәйрәме уза. Аның символы -ачыклыкны, зирәклекне, матурлыгын гәүдәләндерүче кыңгырау чәчәге. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул барлык тәкъдим ителгән экспозицияләрне, шул исәптән мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән чәчәк картиналарын карап чыкты.
Комсомол районында С.П. Титов исемендәге скверда 17А микрорайонында яшәүчеләр катнашында ишегалды бәйрәме узды. Чарада шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Шәһәр Советы депутаты Евгений Залогин , Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.