Чаллы проспектларының берсе буенда карагачлар утырттылар
Автозавод районында агач һәм куаклар утыртуга сентябрь башында керештеләр, бүген Чулман проспекты буенча Ипподром каршындагы 46 комплекста 53 карагач утыртылды.
Автозавод районында агач һәм куаклар утыртуга сентябрь башында керештеләр, бүген Чулман проспекты буенча Ипподром каршындагы 46 комплекста 53 карагач утыртылды.
ЗЯБ һәм Элеватор тавы поселогларын тоташтыручы күпердә ремонт эшләре тәмамланган. Биредә резиналы валчыклы катлам җәелде. "Автомобиль юллары предприятиесе" МУП хезмәткәрләре ремонтны кыска аралыкта – бер атнадан да кимрәк вакыт эчендә башкарган, әмма төзекләндерүне ике тапкыр уздырырга туры килгән, чөнки вандаллар яңа катламны бозган.
25 сентябрьдә шәһәр зиратларында Хәтер көне узачак. Чаллылылар зиратка барып туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерсен өчен, 07:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр автобус хәрәкәте оештырылачак.
Бүген 17:00гә кадәр Беляев проспекты - Җиңүнең 40 еллыгы киселешендәге светофор эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә юл билгеләренә таянып эш итүегез сорала.
Бүген, 23 сентябрьдә, 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр электр энергиясе өзелү сәбәпле, М-7 федераль трассасының 1049 чакрымында светофор эшләмәячәк ("Гараж 2000" ГК районында). Хәрәкәт иткәндә юл билгеләренә таянып эш итүегез сорала.
22 нче сентябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с тизлектә.
27 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр Сөембикә проспектында трамвай юлларына капиталь ремонт үткәрү сәбәпле, Яшьлек проспектына таба «Боз сарае» тукталышыннан «Сөембикә проспекты» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак.
Яр Чаллының барлык социаль өлкә объектлары һәм торак йортлары җылылык белән тәэмин ителгән. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: « Алар арасында - 130 балалар бакчасы, 86 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау учреждениесе, 19 мәдәният учреждениесе, 17 физик культура һәм спорт учреждениесе һәм 7 социаль яклау учреждениесе. Торак фонд буенча без 15 сентябрьдән җылылык бирә башладык һәм 18 сентябрьдә 15:00дә төгәлләдек. Безнең шәһәрдә барлыгы 1 429 күп фатирлы торак йорт бар, шуларның 1 356сы – үзәк җылылык белән, 73 йорт – шәхси җылыту - газ казаннары белән җылытыла. Хәзерге вакытта стояклардан һаваны чыгару буенча эшләр дәвам итә, һәр идарәче компания эшли. Безнең шәһәрдәшләрнең мөрәҗәгатьләре бар. Барлык гаризалар буенча без кичекмәстән эшләрне башкарабыз », - диде ул.
Яр Чаллыда Азатлык мәйданында, шәһәр мэриясе янында, Пермь дәүләт университетында атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә вакытлы мемориал урнаштырылды.
Яр Чаллы «Экология» милли проекты кысаларында беренче тапкыр «Чистая Страна 2.0» автойөрешен кабул итте. Экологик автойөреш Россиянең 11 шәһәре: Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Саранск, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Камбарка, Уфа, Чиләбе һәм Екатеринбург аша уза.
Татарстан Республикасы территориясендә 21 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2˚ка кадәр кырау көтелә.
Дүшәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Яр Чаллыда сезонлы агачлар утырту башланды. Кичә Шишкин бульварында зәңгәр чыршылар утыртылды , Үзәк районда компенсацияле агач утырту узды , ә бүген Сидоровский паркында 130 чыршы утыртылды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шишкин бульварында чыршы утыртуда катнашты. Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов , Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев , Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков , Горзеленхоз хезмәткәрләре, журналистлар белән бергә 32 агач утыртылды. Алар - 10 еллык зәңгәр чыршылар.
Бүген 42/15 йорт ишегалдында агачлар утыртылды. Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре, ТИҮ вәкилләре, «Паритет» идарәче компаниясе хезмәткәрләре 20 төп чыршы утырттылар.
ГЭС поселогындагы 6/23 йорт янында төзүчеләр яңа балалар мәйданчыгын урнаштыруны төгәлләделәр. Шәһәр өчен проект уникаль түгел, әмма үрнәк булып тора: мәйданчык район хакимияте, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , Kastamonu компаниясе ярдәме белән инициатив төркем акчасына төзелде.
16 сентябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, 8:00дән 17:00гә кадәр Яр Чаллы проспекты - Нариманов урамы киселешендәге ике юнәлештә дә светофор эшләмәячәк.
Пәнҗешәмбе көнне Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр тизлектә.
Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту проектын тормышка ашыру өчен яңгыр сулары канализациясен төзергә кирәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә барышында хәбәр итте.
Татарстанда 14 сентябрьдә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кич белән яшен, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.