Чаллылыларны юллардагы бозлавык турында кисәтәләр
1 декабрь 18 сәгатьтән 2 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
1 декабрь 18 сәгатьтән 2 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
1 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән 16-21 м/с тизлектә көчле җил, төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында көчле бозлавык.
Быел Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 88 ишегалды ремонтланган. Эш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.
Дүшәмбе Чаллыда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бозлавык, томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, вакыты белән секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
26 ноябрь кичендә, 27 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Җомга көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә. Көндез буран булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда «Экоактивлар» проектын тормышка ашыруга багышланган шәһәр чарасында катнашты.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге федераль казна учреждениесенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов көзге-кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләде.
Быел Чаллыда бозда массакүләм шуу өчен биш шугалак эшләячәк: Ипподромда, Азатлык мәйданында, Мәйданда, Замелекесье поселогында, «Медео»да. Барлык шугалаклар да, чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына яңа ел кәефе өстәү максатыннан, бәйрәм иллюминациясе белән бизәләчәк. Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов матбугат конференциясе барышында Ипподромда шугалак формасы бераз үзгәрәчәген хәбәр итте. Бу – "Салават Кубогы" автомобиль ярышлары өчен трасса салудагы яңалыклар белән бәйле.
Дүшәмбедән, 22 ноябрьдән, Яр Чаллы җәмәгать транспортында пассажирларның QR-кодларын тикшерә башладылар. Бу эшнең ничек оештырылуы һәм аның арадаш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде: « Беренче көн җиңел генә үтмәде, сертификатсыз йөрүче пассажирлар шактый күп иде, аларның кирәклеген аңламаучылар да бар. Аңлату эшләре алып барылды. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә без киеренкелек кимүен, шулай ук пассажирлар агымының 20 процентка кимүен теркәдек ».
24 нче ноябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә.
Чаллы җәмәгать транспортында контролерлар һәм полицейскийлар QR-кодларны тикшерә. Хәзерге вакытта шәһәрдә алты бригада эшли, аларның дүртесе - автобусларда, икесе - трамвайда.
Көн дәвамында кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле явым-төшем. Аерым районнарда буран.
Шәһәрдә шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында яшәүчеләр белән даими рәвештә очрашулар уза. Бүген шуларның берсе узды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев барлык сорауларга да җавап бирде, барлык ремонт эшләренең график буенча баруын хәбәр итте.
Гадәттәгечә, Яр Чаллыда ике чыршы конструкциясе ЗЯБ поселогында һәм Азатлык мәйданында урнаштырылачак.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , шартлаудан зыян күргән йортта торгызу эшләре график буенча, иң сыйфатлы, заманча материаллар кулланып бара дип билгеләп үтте. Ул бишенче катка күтәрелде, белгечләр эшли торган барлык фатирларны карап чыкты, төзүчеләр белән аралашты.
Мэриядә 2022 елга һәм 2036 елга кадәрге план чорына Яр Чаллы шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Киңәшмәне шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин алып барды.
Кышкы сезонга «ПАД» МУП барлыгы 2,5 мең тонна тоз, 1 000 тонна ком-тоз катнашмасы, 240 кубометр тоз эретмәсе әзерләнгән. Катнашлмалар даими рәвештә җитештерелә дәвамында бөтен кыш, бу өзлексез процесс.
Бүген 8:30дан 10:00гә кадәр һәм 14:00дән 17:00гә кадәр Җиңүнең 40 еллыгы һәм Автозавод проспекты киселешендәге светофор сүндереләчәк. Чаллылардан юл хәрәкәте кагыйдәләренә таянып эш итү сорала.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында, шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, Гостев урамы һәм Фоменко проспекты автомобиль юлы киселешендә быел светофор объекты урнаштырылачак.