Яр Чаллы Россиянең экологик хәле иң яхшы булган топ-10 шәһәре арасына кергән
Superjob югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү сервис рейтингы версиясе буенча, Яр Чаллы Россиянең экологик хәле иң яхшы булган топ-10 шәһәре исемлегенә кергән.
Superjob югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү сервис рейтингы версиясе буенча, Яр Чаллы Россиянең экологик хәле иң яхшы булган топ-10 шәһәре исемлегенә кергән.
17 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән кыска вакытлы буран, юлларда бозлавык; төнлә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Яңа НЕФАЗ автобуслары шәһәр маршрутлары буенча йөри башлады. Сүз 21 түбән идәнле автобус турында бара. Билгеләп үтик, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 234 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.
15 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә.Төнлә һәм иртән кар явуы көтелә, көндез явым - төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
Шимбә, 13 ноябрьдә, Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Замелекесье районындагы күпер төзелеше мәйданчыгында булды. Гостев урамы автомобиль юлын реконструкцияләү барышы турында мэрга «РБР 16» генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин сөйләде. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме 25% тәшкил итә.
Сишәмбе, 9 ноябрьдә, Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал.
Яр Чаллыда 2021 ел программасына кертелгән 144 йортны ремонтлау 99,3%ка башкарылган. Капиталь ремонт бәясе 1 млрд 473 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Хәзерге вакытта махсус сызымнар буенча яңа тимер-бетон конструкцияләр эшләнелә. Алар 11 подъездда зыян күргәннәре урынына урнаштырылачак.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Ингосстрах» экспертларыннан һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан үткәрелгән ике айлык россиялеләрнең иҗтимагый фикерен тикшерүдә катнаштылар.
Иртәгә, 5 ноябрьдә, Яр Чаллы территориясендә һәм тулаем Кама аръягында аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Көндез явым - төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев боерыгы буенча 48/20 йортында яшәүчеләр финанс ярдәм ала башладылар. Акча йортта теркәлгән кешеләргә түләнелә.
Чаллыда чәршәмбе, 3 ноябрьдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән томан булуы мөмкин.
Экологик чара кысаларында 7 өмә үткәрелде (чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә), шул исәптән: 16 октябрьдә - гомумшәһәр өмәсе, 11 сентябрьдә – «Россия суы» бөтенроссия акциясе, 4-10 октябрьдә – «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе һ.б. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.
Шәһәр мэры йөкләмәсе буенча, 48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң, Яр Чаллының күп фатирлы йортларында планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.
Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде.
Шимбә, 30 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кар һәм юеш кар явуы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә cекундына 16 метр тизлектә.
Яр Чаллыда җомга көнне аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр тизлектә.
Яр Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде, анда шәһәрнең 350 оешмасыннан 1400 кеше катнашты.