Шәһәрне төзекләндерү
Яр Чаллының «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы»ында 170 мең лалә утыртачаклар
«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» теплицаларында лалә суганнары утырталар. Язгы бәйрәмгә яңа чәчәкләр өлгерсен өчен, аларны, гадәттәгечә, гыйнвар башында утырту каралган. Утырту материалын кабыгыннан чистарталар, аннары субстратка утырталар. Белгечләр сүзләренә караганда, ике атнадан соң суганнар тамыр җибәрәчәк, моның өчен теплицаларда 7-9° температурасы саклана. 3-4 атнадан беренче бутоннар барлыкка килә башлаячак. Быел чаллылыларны лаләләрнең 15 сорты сөендерәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.