Яр Чаллыда насос станцияләре язгы ташуга әзер
Алты насос станциясе язгы ташуга әзер. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Алты насос станциясе язгы ташуга әзер. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» теплицаларында лаләләр чәчәк атып килә. Хәзер аларны кисәләр һәм 8 мартка әзерлиләр. Быел 170 мең лалә чәчәкләре үстергәннәр, бу узган ел белән чагыштырганда 50 меңгә күбрәк.
Боровецк бульварында «Мәңгелек хәтергә лаек» дигән тантаналы чара узды. Һәлак булган сугышчылар обелискы янында җыелучыларга сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте : «Автозавод районында 11 сугышта катнашкан, 11 концлагерь тоткыны һәм 4 Ленинград камалышына дучар булган, 41 сугыш ветераннарының тол хатыннары, 232 тыл хезмәтчәне һәм 1200 сугыш хәрәкәтләре ветераннары яши. Ватанны саклаучылар көнендә без үз Ватанын, эшен, йортын, якыннарын һәм киләчәген якларга сәләтле батыр һәм көчле ир-атларны котлыйбыз. Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен бу көнне горурлык белән искә алып, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тугры һәм ышанычлы көрәштәшләр һәм дуслар, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!».
Иртәгә Сөембикә проспектында чакыру светофоры эшли башлаячак. Димәк, җәяүле үзенә яшел утны мөстәкыйль рәвештә кабыза алачак.
Шәһәрнең сигез юл чатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча яңа комплекслар урнаштырылган. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.
Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге адресына Тукай районында яшәүчеләрдән, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә яшәүче, БСИ, стройбаза предприятиеләре хезмәткәрләреннән сукбай этләре тешләү буенча мөрәҗәгатьләр килде. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: «Хайваннарның үзенчәлекле чоры башлануын һәм аларның бергәләшеп җыела башлавын исәпкә алып, мин барлык хезмәтләрнең игътибарын сукбай хайваннарны тоту һәм йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтүне сорыйм», – диде ул.
Бүген шәһәрне кардан чистартырга өч меңнән артык Чаллы кешесе чыкты. Идарәче компанияләр, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, Шәһәр Советы депутатлары, студентлар, мәктәп укучылары сквер һәм бульварлар, йорт яны һәм мәктәп яны территорияләрен, балалар бакчалары һәм кибетләр янындагы тротуарларны, тукталыш павильоннары янындагы мәйданчыкларны чистарттылар. Шәһәрнең барлык өч районында 24 км чамасы тротуар кардан чистартылды.
Иң яхшы «Эколят кар шәһәрчеге» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Конкурста 4, 5, 6, 11, 16, 30, 35, 44, 46, 53, 72, 73, 75, 76, 81, 82, 88, 98, 99, 102, 104, 107, 126, 130 нчы – барлыгы 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, педагоглар катнашты.
Комсомол районында территорияләрне кардан чистарту эшләре дәвам итә. Бүген Кама автомеханика техникумы, Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Яр Чаллы педагогика университеты студентлары, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары җәмәгать киңлекләренең җәяүле сукмакларын чистарттылар.
Башкарма комитет һәм Яр Чаллы зональ электр элемтәсе узелы арасында имзаланган килешү кысаларында быел гына да шәһәрдә 3,5 мең IP-домофон урнаштыру планлаштырыла. Проект инвестицияләре – 200 миллион сумнан артык, барлыгы 7 мең панель урнаштырылачак.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов шәһәрдә ике кар саклау урыны барлыгын, әмма кар бушатырга килгән махсус техникалардан чират җыю сәбәпле, өстәмә кар саклау урынын ачу кирәклеге туды дип хәбәр итте.
Яр Чаллыда 9 февральдә болытлы, төнлә аязучан һава торышы көтелә . Төнлә һәм иртән томан төшүе мөмкин. Көндез урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 5-10 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 8 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явуы көтелә, көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов «6 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм йортлар буенча җаваплылар белән берлектә «Гренада» округының 6 комплекс территориясен карап чыкты.
Үзәк районының җәмәгать киңлекләрен чистартуга югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары үз өлешләрен кертә.
Чаллы укучылары коммуналь хезмәтләргә ярдәм итте. 55 нче мәктәп укучылары һәм Кама техник-икътисад көллияте студентлары Боровецкий һәм Кереселидзе бульварында кар чистартты.
4 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю белән көчле кар, юеш кар, бозлавык, юлларда кар көртләре һәм кар боткасы көтелә.
Гыйнвар аенда йорт яны территориясен кардан чистарту буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен 17 вазифаи зат җаваплылыкка тартылды. Бу хакта Яр Чаллы зональ торак инспекциясе башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов хәбәр итте.
4 февральдә 9:00дән 13:00гә кадәр, электр энергиясе өзелү сәбәпле, Моторная һәм Ремонтный юллары киселешендәге светофор эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә өстенлекле юл билгеләренә таянып эш итү сорала.
Татарстан Республикасы территориясендә 3 февраль төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начараю белән буран, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил, бозлавык, юлларда кар көртләре, урыны белән томан көтелә.