Яр Чаллы. 2022елга нәтиҗә: онлайн трансляция
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советы утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советы утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Ватанны саклаучылар көнендә Татарстанда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Барысы да Җиңү өчен!» бөтенроссия акциясе кысаларында хәйрия телемарафоны башланды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр Советы депутатлары, кадетлар, яшь армиячеләр, шәһәр җәмәгатьчелеге «Ватан-ана»мемориалы янында чәчәкләр куйдылар.
"КАМАЗ" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.
В Комсомольском районе в ДК "Энергетик" состоялось праздничное мероприятие, посвященное Дню защитника Отечества «Нам силу дает ваша верность Отчизне».
Хөрмәтле Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре ветераннары, хәрбиләре! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм батырлык, рухи көч, Россиягә һәм туган җиргә карата мәхәббәтне чагылдыра. Ул һәрберебездә патриотик хисләр уята. Үз Ватаныңа хезмәт итүдән дә югарырак һөнәр юк. Бу көнне без тормышларын кызганмыйча, батырларча хезмәт итеп, үрнәк булган ир-атларны хөрмәтлибез. Һәлак булганнарны искә алабыз. Бүген шәһәрдәшләребез махсус хәрби операциядә Ватан каршындагы бурычларын башкара. Без аларның батырлыклары белән горурланабыз һәм һәлак булган геройлар алдында баш иябез. Алар мәңге күңелебездә булачак. Без җиңүгә ышанабыз һәм Чаллы хәрбиләренең шәһәребезгә исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез!
23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән 8-800-1-00000-1 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультацияләр бирә.
XIII нче шәһәр студентлар Спартакиадасы кысаларында Яр буе паркында чаңгы ярышлары узды. Стартка өч югары белем бирү оешмасы һәм 5 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары чыкты. Егетләр 2 километр, кызлар 1 километр йөгерделәр.
Бүген Тантаналар сараенда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм социаль фонд җитәкчесе Руслан Раиф улы Шәңгәрәев автошәһәрдә яшәүче иң кечкенә кешеләрнең ата- аналарына тантаналы шартларда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырдылар.
Чаллының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов Бөек Ватан сугышы ветераны Серафим Агафоновны 23 февраль Ватанны яклаучылар көне белән котлады.
В детском саду №53 «Крепыш» празднование Масленицы стало хорошей и доброй традицией. Масленица - самый веселый, шумный, любимый народный праздник.
21нче февраль көнне Чаллының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 87нче мәктәбе укучылары «КАМАЗ»ның Автомобильләр заводында экускурсиядә булдылар. «Таныш булыгыз, профессионаллар!» проекты эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм укучыларга һөнәр сайларга ярлдәм итү юнәлешендә эшли. Укучылар автомобильнең ничек җыелганын үз күзләре белән күрделәр. Экскурсиядән соң алар «Һөнәргә адым» дигән уенда катнашып, үзләренең сәләт-осталыкларын күрсәттеләр. Алар экскурсия вакытында алган мәгълүматларны кулланып, биремнәр чиштеләр.
21нче февраль — Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, бүген 121нче "Сабантуй" балалар бакчасында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин белән очрашу узды.
21 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан «Татар теле-туган телем» дигән шәһәркүләм квиз - уенының финал уены узды.
61 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында халык уеннары фестивале узды. Балалар төрле милләт халкының гореф-гадәтләрен,милли ризыклары һәм уеннары белән таныштылар.
Яр Чаллының тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Яр Чаллы Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов беренче документны 29 балага тапшырды. Алар яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлар булуларын теләде.
Сегодня завершилась выдача подарочных продуктовых наборов от имени мэра города Наиля Магдеева семьям военнослужащих, находящихся на территории СВО.
Бүген Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Орловка бистәсендә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Хәтер хөрмәтенә аларга картон-кәгазь комбинаты вәкилләре, ветераннар, территориаль иҗтимагый оешмалар рәисләре, Кама төзелеш көллияте, Яр Чаллы медицина көллияте студентлары, №4, 6, 7, 11, 21, 44, 56 мәктәп укучылары һәм укытучылары килде.
Мамадыш шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын 8 инвалид спортчы тәкъдим итте, алар арасында яшүсмерләр командасына 69, 87 нче коррекция мәктәпләре укучылары керде.
«Энергетик» мәдәният сараенда 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган шәһәркүләм чара булды.