Хәзер 19:05 , 19.4 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 19:05 , 19.4 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
53 нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Масленицаны каршы алдылар
53 нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Масленицаны каршы алдылар
53 нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Масленицаны каршы алдылар

53 нче «Крепыш» балалар бакчасында Масленицаны бәйрәм итү яхшы һәм изге гадәткә әйләнде. Масленица — иң күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме.

Бүген балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Масленица бәйрәмендә, күңелле уеннарда катнаштылар. Балалар батырлыкта һәм тапкырлыкта, көч һәм җитезлектә ярыштылар. Ә Масленица тәмле коймакларсыз буламы соң? Бәйрәмдә балаларны балалар бакчасы пешекчесе мәхәббәт белән әзерләгән тәмле, хуш исле коймаклар белән сыйладылар.

Балалар бакчасында Масленица үткәрү — балалар белән күңелле вакыт үткәрү, аларга рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү, үз тарихына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән ысул. Бәйрәмебез кызыклы узды: битлек кигән кешеләр, әйлән-бәйләннәр, күңелле уеннар белән.

Кабул итү графигы