Комсомол районының «Энергетик» мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватанга тугрылыгыгыз безгә көч бирә» исемле бәйрәм чарасы узды.
Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин котлау сүзе белән чыгыш ясады: «23 февраль – батыр һәм рухлы ир-егетләр көне. Чаллылылар бүген дә үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, Ватан намусын нык саклыйлар. Алар алдында баш иябез».
Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Татарстан Республикасының Тукай районы хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Бари Мингазов та үзенең котлауларын җиткерде.
Чараның һәр сәхифәсе: «Батырлык юлы», «Тотрыклылык чиге», «Мәхәббәт артериясе», «Дан орбитасы» «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары һәм Яр Чаллы шәһәре артистларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Чарада Афганистанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар катнашты. Махсус хәрби операциядә катнашучы Әхмәтов Юрис аерым билгеләп үтелде; ул бүген дә үзенең гражданлык бурычын үтәүне дәвам итә, сәламәтлек саклау өлкәсендә кешеләргә ярдәм күрсәтә.
Чара кунакларына Комсомол районы балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре үз куллары белән ясаган ачык хатлар тапшырылды.