Яр Чаллыда карда волейбол буенча турнир узды
Җиңү паркында карда волейбол буенча Яр Чаллы шәһәре волейбол Федерациясе кубогына ир-атлар арасында турнир узды.
Җиңү паркында карда волейбол буенча Яр Чаллы шәһәре волейбол Федерациясе кубогына ир-атлар арасында турнир узды.
18-26 февральдә ишегалды клублары командалары арасында Үзәк район хакимияте Кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды.
ТОР резидентларыннан бюджетка 178 миллион сум акча кергән
Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев бу атна ахырына кискен йогышлы авырулар белән чирләүчеләр саны артырга мөмкин дип кисәтте. Ул моны һава торышының җылынуына бәйле булуы белән аңлатты.
Үзәк районның территориаль иҗтимагый үзидарәсе ассоциациясе(ТИҮ) – “Иң яхшы ТИҮ практикасы” бөтенроссия конкурсы җиңүчесе.
Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, бүген Чаллыда торак йортларның түбәләрен, подъездларның козырекларын кардан һәм боздан чистартуга зур игътибар бирелде, чөнки кар төшү куркынычы туа. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , беркем дә зыян күрмәсен өчен, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына аерым игътибар бирүләрен сорады.
Традиция буенча «Салават Кубогы» хәйрия ярышлары шәһәр ипподромында уза. Ел саен 27 ел дәвамында илнең иң көчле автоузышчылары Чаллыда бозда үз осталыкларын күрсәтәләр.
Мэр города Наиль Магдеев поблагодарил всех причастных к сбору помощи Вооруженным силам страны.
Бүген Азатлык мәйданында, Җиңү паркында, ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында Май чабу бәйрәмнәре узды.
Луганск Халык Республикасының Лисичанск халкын ашату өчен азык-төлек төялгән машина бүген Чаллыдан озатылды. Йөкне «Далини» компаниясе туплаган.
Яр Чаллы республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә, бүген шәһәр тулаем төбәк продуктының (ВРП) 9 процентын формалаштыра, республика сәнәгый продукциясенең 12 проценттан артыгын җитештерә, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул Чаллы шәһәр советының йомгаклау сессиясендә әйтте.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы, Чаллы шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең 5нче хастаханәсенең яңа бинасы проекты эшләрен финанслауны хуплауны сорап мөрәҗәгать итте.
Бүген Чаллыда шәһәр халкының 55 % даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Моңа шәһәрдә булдырылган инфраструктура һәм шәһәрдә уза торган төрле ярышлар да ярдәм итә. Узган ел 270тән артык Бөтенроссия, республика һәм шәһәр ярышлары үткәрелде, иң массалы ярышлар – «Татарстан кроссы», «Татарстан чаңгы юлы» һәм «Кама чаңгы марафоны».
Транспорт министрлыгы ярдәме белән Яр Чаллыда юл челтәрен үстерү һәм ремонтлау дәвам итә. Бу юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең ун урынын бетерергә, шулай ук шәһәрдә авариялелекне 6,5% ка киметергә мөмкинлек бирде, – Шәһәр советы хисап утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев әнә шундый мәгълүматлар китерде.
"Безнең ишегалды" программасы кысаларында юл катламын алыштыру, яктырту эшләре, эскәмияләр, чүп савытлары алмаштырыла, яңа балалар мәйданчыгы булдырыла. Барлык проектлар да халык белән килешү уза.
Наил Мәһдиев Шәһәр Советының хисап сессиясе барышында төзелеш тармагының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул узган елда Чаллыда 31 күп фатирлы торак йорт төзелүен искәртте. Быел шәһәрдә тагын 310 мең кв.м. торак төзелергә тиеш, бу 32 күпфатирлы йорт, шул исәптән социаль ипотека буенча дүрт йорт (шәһәрнең 63 һәм 69 микрорайоннарында).
Шәһәр Советының XXI утырышы барышында Яр Чаллы шәһәре мэры сәнәгать паркларында эшләүчеләр санының 17,7 мең хезмәткәркә артуын билгеләп үтте. Хәзер Яр Чаллыда Сәнәгать һәм индустриаль парклар үсә-алар 13.
Автокалада алгарышлы үсеш территориясенең 42 резиденты теркәлгән. 2022 елда гамәлдәге резидентлар элегрәк игълан ителгән күрсәткечләрне – капиталь кертемнәрне 4,9 млрд.сумга һәм эш урыннарын 1 610 берәмлеккә арттырган. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә резидентлар тарафыннан 15 млрд. сумнан артык салым түләнгән, бу салым ташламалары суммасыннан ике тапкыр күбрәк.
Яр Чаллыда Шәһәр Советы сессиясе ачылышында махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан "Мастеровые" рус драма театры мәйданында предприятиеләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ике өлешкә бүленде - урамда, анда техника күрсәтелде һәм бина эчендә.