Студентлар кар чистартуга кушылдылар
Комсомол районында иртәдән үк җәмәгать киңлекләрен кардан чистарту буенча чаралар үткәрелә.Районның җәмәгать киңлекләрендә кардан чистарту эшләре дәвам итәчәк.
Комсомол районында иртәдән үк җәмәгать киңлекләрен кардан чистарту буенча чаралар үткәрелә.Районның җәмәгать киңлекләрендә кардан чистарту эшләре дәвам итәчәк.
4нче март көнне Яр Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараенда 18:00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык-2023» республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында җиңүчеләрнең гала-концерты була.
2023 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсы старт алды. Конкурс «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән үткәрелә.
Үзәк районда «Җиңел адым белән сәламәтлек» проекты кысаларында скандинавия таяклары белән йөрү буенча халык өчен бушлай осталык дәресләре үткәрелә. Тәҗрибәле инструкторлар таякны ничек итеп сайларга, дөрес йөрү техникасына өйрәтәләр.
1нче март көнне Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Автокаланың 17 гаиләсе ана сертификатына ия булды.
“Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы” ачык акционерлык җәмгыятендә язның беренче бәйрәме 8 мартка күп санда лаләләр үстергәннәр. Быел биредә 20 төр 120 мең лалә чәчәкләре утыртканнар. Яр Чаллыда кызыл һәм сары лалә чәчәкләре аеруча популяр. Шулай ук сирәк сортлар да үстерелә, мәсәлән, кызыл, сары, ак градиентлы.
“На пульсе” проектының беренче катнашучылары 20 шәһәрдәш булды. Чара "Бердәм Россия" партиясе һәм Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырыла.
Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү производствода зыян күргән гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора, аларны социаль һәм һөнәри өлкәгә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.
Казан федераль университетының Алабуга институты ярдәме белән «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы базасында “Балалар бакчасының белем бирү процессында заманча IT-технологияләр, шул исәптән нейротехнологияләр, мәгариф робототехникасы һәм программалаштыру” темасы буенча республика семинары узды.
Автокалада 2022 елда гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм 2023 елга бурычлар кую өлкәсендә киңәшмә узды.
“Иначе говоря” китап клубы чаллы авторлары өчен бергәлек оештыра. Барлык теләүчеләр өчен оештыручылар мастер-класслар һәм лекцияләр сериясен уздырачак, анда шагыйрьләр һәм язучылар әдәби эшнең теориясен һәм практикасын аңлый алачак.
«Нур» яшьләр үзәгендә «ҖырлаОке» музыкаль конкурсының II этабы тәмамланды, анда 6 команда катнашты.
“Энергетик” мәдәният сарае мәйданында Евгений Никанорович Батенчук тууына 109 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салу тантанасы булды.
"Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә 1 нче номерлы «Этносфера» балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган күргәзмәсе уза.
5нче балалар музыка мәктәбенең "Венеция" вокаль ансамбле "Сандугач-Соловей" X Халыкара вокалистлар конкурсында җиңүче булды. Ансамбль җитәкчесе – Елена Сидорова , концертмейстер Марина Шило , кую Людмила Малютина. Ансамбль чыгышын РФ һәм ТРның халык артисткасы, Г.Тукай Дәүләт премиясе лауреаты, академик, профессор, соло халык җыры кафедрасы мөдире Венера Ганиева җитәкчелегендә конкурс жюрисы югары бәяләде
Яр Чаллыда 2 мартта 18:00 сәгатьтә Шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Чаллының «КАМА» Студентлар лигасының 25 юбилей сезоны финалының чирек финалы узачак.
“НАИКОМ Арена” да “Ефәк юлы” сериясенең “Кар сукмагы” беренче халыкара ралли-рейдының тантаналы финишы узды. Бу көнне өч көнлек узышларга җиде илдән 57 катнашучы чыкты.
19-25 февраль көнне Кырымда “Mriya Resort&Spa” санатор-курорт комплексында “Зур тәнәфес” бөтенроссия конкурсының өченче сезонында җиңүче педагог-остазлар белем бирү программасы узды.
3 мартта 10:00 сәгатьттә “Эшкуарлар өчен файдалу танышулар һәм үстерү челтәре” узачак.
Бүген Казанда электрон ресурслар аша сатуга багышланган брифинг узды. Анда Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә чыгыш ясады. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, Чаллыда 25 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән. Алар ярдәмендә 90 мең кеше эш урыны белән тәэмин ителгән.