Кышның соңгы көнендә Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә
28 февраль көнне Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, бозлавык; төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
28 февраль көнне Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, бозлавык; төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
Бүген шәһәр Ипподромында 26 нчы традицион хәйрия «Салават Кубогы» ярышлары узды.
26 һәм 27 февральдә шәһәр «Ипподромы»нда яңартылган трассада 26 нчы тапкыр «Салават Кубогы» ярышлары, аның кысаларында «1400», «1600» һәм «Ирекле» дисциплиналарында Россия чемпионаты узачак.
Бүген балалар техник иҗат үзәге базасында «Электроника» компетенциясе буенча Worldskills Региональ чемпионатының муниципаль этабы узды. Ярышларда шәһәрнең 10 гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты: 57 нче гимназия, 77 нче гимназия, 15 нче мәктәп, 19 нчы мәктәп, 48 нче мәктәп, 58 нче мәктәп һәм 5 нче балалар техник иҗат үзәге, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае.
Бүген Татарстан Республикасы президенты Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла. Ул 2021 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча Шәһәр Советы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы казанышлары рейтингында Яр Чаллы төзелеш, төяп җибәрелгән продукция күләме буенча икенче урында тора. «КАМАЗ», «Даймлер», «Риат», «Кнорр-бремзе» һәм башка эре предприятиеләрнең актив эше нәтиҗәсендә үзендә җитештерелгән товарлар китерү күләме буенча дүртенче урында.
Бүген Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда югары бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
Йомгаклау хисабы белән чыгыш ясаганда, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы – эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы дип билгеләп үтте. Шул максат белән шәһәр үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерүне дәвам итә. Алар хәзер 12.
Шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рөстәм Гайнуллов Шәһәр Советының XIII утырышында чыгыш ясады. Ул төзелеш тармагындагы нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләде. Соңгы 10 елда алты гомуми белем бирү мәктәбе, 25 балалар бакчасы төзелгән, 36 балалар бакчасы, 30 мәктәп һәм 15 поликлиника капиталь ремонтланган.
Шәһәр Советының ХІІІ утырышында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе урынбасары Фирдүсә Әюпова соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендә 25 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп ачылуын билгеләп үтте һәм Яр Чаллы халкы исеменнән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы сессиясе барышында торак тапшыру планының тулысынча үтәлүен хәбәр итте. 2021 елда 36 күпкатлы торак йорт төзелгән. «Социаль ипотека» программасы буенча ике торак йорт төзелгән, бу чиратны шактый киметергә мөмкинлек биргән.
Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллыда. Шәһәр Советының йомгаклау утырышы алдыннан президент Яр Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары продукцияләре күргәзмәсен карады. Ул шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршындагы мәйданда һәм учреждениенең фойесында оештырылган иде.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
Пәнҗешәмбе Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар явачак. Төнлә буран чыгуы мөмкин.
"Ватан-ана" мемориалы янында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Җыелганнарны бәйрәм белән Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов котладылар.
Мәдәният сарае холлында бәйрәм кунакларын 82 нче кадет мәктәбенең тынлы инструментлар оркестры һәм «тере коридор» формасында тезелгән 49 нчы мәктәп кадетлары каршы алды. Алар чакырылганнарга котлау кәгазьләре тапшырдылар.
Җиңү паркының мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәр җитәкчеләре, отставкадагы офицерлар, мәктәп укучылары, район активы катнашында тантаналы чара узды.
«Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VII республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры узды, ул Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланды.
2022 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил; юлларда бозлавык, кар көртләре; төнлә һәм иртән күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начараю белән буран, бозлавык көтелә.
Боровецк бульварында «Мәңгелек хәтергә лаек» дигән тантаналы чара узды. Һәлак булган сугышчылар обелискы янында җыелучыларга сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте : «Автозавод районында 11 сугышта катнашкан, 11 концлагерь тоткыны һәм 4 Ленинград камалышына дучар булган, 41 сугыш ветераннарының тол хатыннары, 232 тыл хезмәтчәне һәм 1200 сугыш хәрәкәтләре ветераннары яши. Ватанны саклаучылар көнендә без үз Ватанын, эшен, йортын, якыннарын һәм киләчәген якларга сәләтле батыр һәм көчле ир-атларны котлыйбыз. Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен бу көнне горурлык белән искә алып, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тугры һәм ышанычлы көрәштәшләр һәм дуслар, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!».