«В. Высоцкий. Юлның дүрттән бере...» күргәзмәсе буенча экскурсия күренекле совет шагыйре, театр һәм кино актеры, җырлар авторы-башкаручысы, проза әсәрләре һәм сценарийлар авторы, ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты, бард Владимир Семён улы Высоцкийның язмышы һәм иҗаты турында сөйли.
Экскурсия барышында күргәзмәгә килүчеләр Высоцкийның тормыш юлының төрле чорлары турында җентекләп беләчәкләр, фотосурәтләрне, шул исәптән Мәскәүнең Владимир Высоцкий музей үзәге тарафыннан тәкъдим ителгәннәрен, шулай ук Высоцкийның автографы булган 1974 елгы афишаның төп нөсхәсен күрәчәкләр. Экскурсантлар өчен авторның җырлары яңгыраган ретро-проигрывательләр, 60-70 нче еллар әйберләре һәм данлыклы бард тормышына кагылышлы башка бик күп экспонатлар тәкъдим ителәчәк.
Экскурсиягә язылу өчен телефон: +7 (8552) 71-39-81.