«Разведчик батырлыгы», «Калкан һәм кылыч», «Язның унҗиде мизгеле» – Бөек Ватан сугышы елларында дошман тылында көрәшкән совет разведчиклары турындагы бу фильмнарны һәркем белә. Орловка авылы егете Иван Утробин да мондый фильмнарның берсенең төп каһарманы була алыр иде. Ул ике ел дәвамында алман дивизиясендә элемтә ротасы командиры булып «хезмәт итә» һәм кыйммәтле мәгълүматлар җыя.
Музей дәресе киң җәмәгатьчелеккә әллә ни таныш булмаган, «Чаллы Штирлицы» дип йөртелгән разведчик Иван Утробинның язмышы турында сөйли.
Дәресләр гаризалар буенча үткәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (8552) 71-39-81.