Тематик экскурсия төбәкнең археологик мирасы һәм галимнәр тарафыннан шәһәр территориясендә табылган тарихи һәйкәлләр турында мәгълүмат бирә. Тарих-туган якны өйрәнү музееның төп экспозициясендә һәм фондларында әлеге темага караган шактый күләмдә материаллар һәм экспонатлар тупланган.
Дәрес барышында килүчеләр кеше эволюциясен гади маймылдан башлап акыллы кешегә кадәр күзәтә алачаклар. Чара ахырында безнең төбәккә кагылышлы материаллар тәкъдим ителәчәк һәм музейның археология бүлеге буенча экскурсия оештырылачак.
Игътибар! Билет сатып алганнан соң, 8(8552)71-39-81 телефоны буенча шалтыратып, билгеле бер вакытка язылырга кирәк.