Спектакльнең төп геройлары – Аниса һәм Хәбир, алар бер-берсен ихлас яраталар. Әмма Хәбирнең гаиләсе бар: ул өйләнгән һәм ике бала тәрбияли. Аниса, өйләнгән ирнең 10 ел дәвамында сөяркәсе булып, үзенә сораулар бирде: «Мәхәббәт гөнаһлы була аламы? Мин үз тормышымны дөрес яшимме?» Яраткан кешеңнән бала табарга, ләкин аның һәр кич үз гаиләсенә, аны хатыны һәм балалары көткән өйгә кайтканын белергә – бу абсурд.
Пак күңел белән гөнаһлы мәхәббәт арасындагы каршылыклар хәтта Хәбирне дә сайлау алдына куя. Мәхәббәткә шулкадәр нык тотынган гаилә кешесе нинди карар кабул итәр? Бу хакта тамашачылар белер.