Квест бары тик 15 кешедән торган төркемнәр өчен генә уздырыла!
Билетлар сатып алганчы, 71-39-81 телефонына шалтыратып, билгеле бер вакытка язылырга кирәк!
Квест-уен музей экспозициясендә үтә. Коллектив 2-3 командага бүленә. Командаларның бурычы – карта буенча үз маршрутлары белән бару: күрсәтелгән барлык контроль нокталарны эзлекле рәвештә табу һәм алардагы биремнәрне чишү. Төп максат – яшерелгән хәзинәне табу.
Квест ахырында төрле командалардан укучылар серле картаны җыялар, анда хәзинәнең урынын табалар.