Квест 15 кешедән торган төркемнәр өчен генә үткәрелә!
Билетлар алганчы, 71-39-81 телефоны буенча шалтыратып, билгеле бер вакытка язылырга кирәк!
«Квест» сүзе инглиз теленнән килеп чыккан һәм «эзләү» дигәнне аңлата. Мәктәп укучылары музей заллары буенча нәкъ шундый кызыклы сәяхәткә чыгачаклар. Моның өчен музей хезмәткәрләре балаларга музей буйлап йөргәндә үтәргә кирәк булган төрле биремнәр, табышмаклар һәм шарадалар әзерләделәр. Һәр команда музалар гыйбадәтханәсенең заллары буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыгар, аның барышында катнашучылар шәһәр тарихы буенча үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, аларны тагын да баетачак! Мәктәп укучылары чын тикшеренүчеләр булып, үткәннәрнең серләрен һәм борынгы әйберләрнең табышмакларын ачачаклар.