Тарих-туган якны өйрәнү музее шәһәр халкы һәм кунаклар өчен Яр Чаллының тарихи өлеше — Үзәк урам буйлап җәяүлеләр экскурсиясен оештыра. Чара барышында экскурсовод XIX гасыр ахыры – XX гасырның иң кызыклы тарихи объектлары турында сөйләячәк: Хәлфиннәр, Сәетбатталов, Муллин, Хәсәнов кебек сәүдәгәрләрнеке булган йортлар һәм кибетләр, Алабуганың танылган сәүдәгәрләре Стахеевларның конторасы, Дәүләт банкы бинасы, «Тәүбә» мәчете һәм башкалар.
Экскурсия ахырында экскурсантлар алдында Чулман елгасы, ГЭС корылмалары, Элеватор тавы һәм Г. Тукай яр буе күренешләре ачылачак.
Игътибар! Билет сатып алганчы, 8(8552)71-39-81 телефоны буенча шалтыратып, экскурсиягә язылырга кирәк.