QR-кодлары булмаган 23 мең өлкән яшьтәге чаллыларның ташламалы карталары гамәлдән чыгарылды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1100 номерлы Карары нигезендә, бүгенге көннән башлап вакцинация турында QR-коды яисә медицина күрсәтүе буенча чикләү турында QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән гражданнарның ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталары гамәлдән чыгарыла.