Пәнҗешәмбе, 28 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда COVID-19 һәм гриппка каршы яңа вакцинацияләү мобиль пункты ачылачак
Яр Чаллыда COVID-19 һәм гриппка каршы яңа вакцинацияләү мобиль пункты ачылачак

22 ноябрь 10:00 сәгатьтә яңа вакцинацияләү мобиль пункты ачылачак, керү өчен QR-код таләп ителми. Вакцинация үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Вакцина ясату,  пациентны карау һәм теркәү өчен махсус билгеләнгән урында узачак.

Прививканы паспорты, ОМС полисы һәм СНИЛСы булган теләгән һәркем ясата ала. Вакцинация алдан язылмыйч, чират тәртибендә уза.

Пунктның эш графигы: көн саен 10:00дән 16:00гә кадәр

Адрес: Яр Чаллы, Муса Җәлил пр., 25.

Бүгенге көнгә Чаллыда 222 204 кеше прививка ясаткан. Шуларның 155 819ы икенче компонентны да ясаткан.

Кабул итү графигы