Яр Чаллы шәһәре нигезләнүнең 400 еллыгына һәм беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгарылуның 50 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль-мәдәни объектларны ремонтлауга өстәмә акчалар бүлеп бирде. Шушы объектларның берсе – 45 нче мәктәп. Уку йортында капиталь ремонт тәмамланды, һәм учреждение укучыларны кабул итәргә әзерләнә. Шәһәр Мэры Наил Мәһдиев масштаблы эшләрнең нәтиҗәләре белән танышты.
Капиталь яңартуга 320 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, уку елы тәмамлану белән үк, Чаллы төзүчеләре югары темплар белән эшкә керештеләр. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, яңа уку елы башына мәктәп заманча кыяфәт алды, укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча куелган бурычлар үтәлде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка өстәмә ресурслар бүлеп бирү турындагы карары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Төзүчеләребезгә һәм, әлбәттә, әти-әниләргә аерым рәхмәт. Бүген без әти-әниләрнең бу матурлыктан һәм башкарылган эшләрнең зур күләменнән сокланып, мәктәпкә ярдәм итәргә килүләрен күрдек: сыйныф бүлмәләрен юалар, җыештыралар, мәктәпкә хас булган ялтыравыкны кертәләр. Мәктәп иң заманча кыяфәт алды, һәм без әти-әниләр һәм укытучылар белән бергә 45 нче мәктәптә бүген мондый шартлар тудырылуына шатланабыз. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар телим», – диде Наил Мәһдиев.
1985 елда төзелгән һәм моңарчы капиталь ремонт күрмәгән бина танымаслык булып үзгәрде. Ишекләр һәм керү төркеме яңартылды, эчке бизәү эшләре, түбә һәм фасадны җайга салу башкарылды, барлык инженерлык челтәрләре: җылыту, су белән тәэмин итү, канализация, вентиляция, электр һәм аз токлы системалар тәртипкә китерелде. Хәзер тирә-юнь территория төзекләндерелә, махсус капламалы заманча мәйданчык барлыкка килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: уку йорты мең укучыга исәпләнгән, әмма биредә 1 100 бала белем ала.
Наил Мәһдиев уку сыйныфларын, актлар залын, шулай ук кече һәм зур спорт залларын карап чыкты. Мэр ассызыклаганча, подрядчылар һәр этапта эш сыйфатын катгый күзәтергә тиеш, чөнки объект тапшырылганнан соң, алар башкарылган барлык эшләр өчен гарантия җаваплылыгын үз өсләренә алалар.