Капиталь яңартуга 320 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, уку елы тәмамлану белән үк Чаллы төзүчеләре югары темплар белән эшкә керештеләр. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, яңа уку елы башына мәктәп заманча кыяфәт алды, укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча куелган бурычлар үтәлде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка өстәмә ресурслар бүлеп бирү турындагы карары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Төзүчеләребезгә һәм, әлбәттә, әти-әниләргә аерым рәхмәт. Бүген без әти-әниләрнең бу матурлыктан һәм башкарылган эшләрнең зур күләменнән сокланып, мәктәпкә ярдәм итәргә килүләрен күрдек: сыйныф бүлмәләрен юалар, җыештыралар, мәктәпкә хас булган чисталыкны булдыралар. Мәктәп иң заманча кыяфәт алды, һәм без әти-әниләр һәм укытучылар белән бергә 45 нче мәктәптә бүген мондый шартлар тудырылуына шатланабыз. Барыгызга да яңа уку елында уңышлар телибез», – диде Наил Мәһдиев.
1985 елда төзелгән һәм моңарчы капиталь ремонт күрмәгән бина танымаслык булып үзгәрде. Ишекләр һәм керү төркеме яңартылды, бизәү эшләре башкарылды, түбә һәм фасад яңартылды, барлык инженерлык челтәрләре: җылыту, су белән тәэмин итү, канализация, вентиляция, электр һәм аз токлы системалар тәртипкә китерелде. Хәзер тирә-юнь территория төзекләндерелә, махсус капламалы заманча мәйданчык барлыкка килде. Яңартуның аеруча актуаль булуын билгеләп үтәргә кирәк: уку йорты мең укучыга исәпләнгән, әмма биредә 1 100 бала белем ала. Наил Мәһдиев уку сыйныфларын, актлар залын, шулай ук кече һәм зур спорт залларын карап чыкты. Мэр ассызыклаганча, подрядчылар һәр этапта эш сыйфатын катгый күзәтергә тиеш, чөнки объект тапшырылганнан соң алар башкарылган барлык эшләр өчен гарантия җаваплылыгын үз өсләренә алалар.