Өлкән буын чаллылыларны скандинавия йөреше буенча мастер-классларга чакыралар
Яр Чаллыда өлкән буын арасында скандинавия йөрешен популярлаштыру дәвам итә.
Яр Чаллыда өлкән буын арасында скандинавия йөрешен популярлаштыру дәвам итә.
12 февральдә Яр Чаллыда «Россия чаңгы юллары» ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары – 2022» узачак. Чаңгычылар өчен старт Яр буе паркында 9:00 сәгатьтә планлаштырылган. Бу көнне чаңгы трассасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз көчләрен сынап карый алачак – аларга 300 метр, хатын-кызлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен 2 км озынлыктагы трассалар әзерләнгән, шулай ук егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 һәм 5 км дистанцияләрдә ярыша алачак.
«Яр буе» паркында Эшче яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге чаңгы ярышы үткәрделәр.
Яр Чаллыда «КАМАЗ-мастер» командасы кубогына картинг буенча ярышлар уза
«Заман» яшьләр үзәге һәм Эшче яшьләр советы барлык теләүчеләрне эшче яшьләр арасында чаңгы ярышына кушылырга һәм бөтен гаилә өчен оештырылган кышкы уеннарда катнашырга чакыра.
Чаллы кызлары Кукмарада узган волейбол буенча ачык Беренчелек нәтиҗәләре буенча беренче урынны яуладылар.
Сарапул шәһәрендә Владимир Дробыш истәлегенә 50+ ветераннар арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Уеннар «Сокол» сәламәтләндерү үзәгенең спорт залында узды, турнир инде 31 нче тапкыр узды.
45 нче комплекста урнашкан боз сараенда янгын сүндерү һәм төтен чыгару системасын яңартуга шәһәр бюджетыннан 72 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «Мин карар кабул иттем. Минемчә, тамашачылар һәм спортчыларның иминлеге – иң мөһиме, кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен өстенлекле юнәлеш, без беркайчан да бу өлкәгә акча кызганмадык. Анда заманча янгын сүндерү системасы кирәк, күзәтү органнарының боз сарае эшчәнлегенә карата шелтәләр булырга тиеш түгел. Бүген объект планлы режимда эшли, бернинди дә куркыныч юк. Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документ – ул гамәлдәге документ».
Хаилдә «Дакар» ралли-марафоны старт алды
2022 елның беренче көнендә начар метеорологик күренешләр көтелми. Ел Яхшы башланачак. Аязучан болытлы һава. Кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -13..-17˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-10˚. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
«Нур» яшьләр үзәгендә «Сәламәт принцип 4.0» профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында «Сәламәт марафон»ның дүртенче этап җиңүчеләрен бүләкләделәр. Катнашучыларга үзләренең уку йортлары территорияләрендә яки шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чара үткәрергә кирәк иде. Чара массакүләм иртәнге зарядка, бию мастер-классы, йөгереш, спорт уеннары, белешмә битләре тарату форматында уза алды.
Самара өлкәсендә шахмат, тиз шахмат, блиц буенча малайлар һәм кызлар, яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы Беренчелеге узды. Яр Чаллы данын "Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. 15 яшькә кадәрге кызлар арасында көмеш медальне Александра Мальцева (тренеры – Наталия Гончарова) яулады. Ул "классика" буенча шулай ук уңышын кабатлады һәм икенче урынны яулады.
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында ТР спорт объектлары җитәкчеләре һәм тренерларын бүләкләү узды. Бүләкләү «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2021», «2020 елда Татарстан Республикасының олимпия резервы спорт мәктәпләре, спорт мәктәпләре, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре рейтингы» һәм «Россия өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» дип исемләнгән өч конкурс буенча узды.
2021 елның 18-19 декабрендә Екатеринбургта спортның көч төрләре буенча Евразия берлегенең Ачык Яңа ел чемпионаты узды. Яр Чаллы шәһәре командасыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән җиде спортчы катнашты. Ярышларда барлыгы 420 кеше катнашты.
17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр Түбән Камада сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шахмат, рус һәм халыкара шашкалар буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын алты спортчы тәкъдим итте.
Үзәк районда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Яр буе паркында ике чакрымлы дистанцияне уздылар: чаңгыда яки скандинавия таяклары белән. Чаңгы ярышларында иң җитезләр – Андрей Бояршинов һәм Энҗе Мирсәгыйтова .
16 эшче яшьләр командасы «Сделать хоть раз что-нибудь не так» дигән исем астында 2021 елны йомгаклау интеллектуаль уенында катнашты.
11-12 декабрьдә Воткинскида «Байрак» спорт мәктәбенең 85 еллыгына багышланган волейбол буенча ветераннар арасында 50+ ачык турнир тәмамланды. Ярышларда Россия төбәкләреннән сигез команда катнашты.
Яр Чаллыда «Нур» яшьләр үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында «Гади хакыйкать» дип исемләнгән Интеллектуаль уеннар буенча республика чемпионаты тәмамланды.
Шәһәр мэры көрәш буенча Яр Чаллы шәһәре командасы белән очрашты. Чара барышында спортчыларның югары спорт казанышлары өчен бүләкләр тапшырылды.