"Камаз-мастер» традицион раллида яңа йөк машинасы белән старт ала
Бүген Омскида "Ефәк юлы" халыкара раллиена старт бирү тантанасы узачак. Ун көнлек ярышларга "КАМАЗ-мастер" командасының җиде спорт экипажы, шулай ук ассистанс автомобильләре юл тотты.
Бүген Омскида "Ефәк юлы" халыкара раллиена старт бирү тантанасы узачак. Ун көнлек ярышларга "КАМАЗ-мастер" командасының җиде спорт экипажы, шулай ук ассистанс автомобильләре юл тотты.
Чаллы спортчылары Валерия Попова, Виктория Малышева, Александра Лямасова, Эльвина Сәгыйтова, Аделина Сәгыйтова, Карина Севрюгина синхрон йөзү буенча «Россиянең спорт мастеры» мактаулы исеменә лаек булдылар.
Казандагы «КАИ-Олимп» спорт комплексында Чаллы пенсионерлары, «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларының XI республика Спартакиадасы финалында катнаштылар.
1 июль көнне өлкән буын арасында ел саен үткәрелә торган компьютер чемпионаты узачак. 2020 елга кадәр ул көндезге форматта үткәрелде. Быел чемпионат дистанцион онлайн вариантта узачак. 9: 45 сәгатьтә Мәскәү авиация институты мәйданыннан турыдан-туры трансляция башланачак, ул быел өлкән буын арасында зур киберярышларфиналын үткәрү буенча федераль үзәк булды. Трансляцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/lr8LFZtpnDo .
25-28 июнь көннәрендә Коимбри шәһәрендә (Португалия) батутта һәм акробатик юл буенча сикерүдә Дөнья кубогы этабы узды. Россия җыелма командасы составында батутта синхрон сикерү буенча «Олимпийский» спорт мәктәбе шәкерте Кирилл Козлов катнашты һәм 2 нче урынны яулады.
22 команда пляж волейболы буенча «МИКСТ – 2021» турнирында катнашты. Турнир Г. Тукай исемендәге яр буе волейбол кырында 2: 2 (1 егет, 1 кыз) форматында узды. Анда Яр Чаллы, Менделеевск, Казан, Әлмәт, Җәлил һәм Пермь уенчылары катнашты.
Гренада паркында «Сәламәтлек җиңел адым» сәламәтләндерү проекты кысаларында өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды. Чара 40тан артык кешене җыйды. Дәресне скандинавия йөреше буенча сертификацияләнгән инструктор үткәрде.
22 һәм 23 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә велоспорт маунтинбайк буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Барлыгы 80нән артык кеше катнашты. Алар Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм Иркутскидан бер спортчы. "Яр Чаллы" мәктәбе спортчылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. 14 комплект медальдән алар 8 алтын, 8 көмеш һәм 7 бронза медаль яуладылар.
57 нче гимназиядә шахмат зонасы барлыкка килде. Шахмат зонасын ачу ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченконың финанс ярдәме белән оештырылды.
Шахмат буенча яшьләрнең V җәйге Спартакиадасы (II этап - Идел буе федераль округы территориаль зонасы) Казанда 19-22 июньдә узды. Ярышларда Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара һәм Саратов өлкәләре командалары катнашты.
Пензада велоспорт буенча Россия чемпионатында "Газпром-РусВело" командасы спортчысы Илнур Закарин төркем ярышларында көмеш медаль яулады. Әйтергә кирәк, Илнур Закарин «Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнә, тренеры - Гомәр Нуруллин .
Сабан туе батыры исеме өчен көрәшергә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан диярлек һәм Санкт-Петербургтан спортчылар, шул исәптән сигез дөнья чемпионы килде. Көрәш төрле авырлык категорияләрендә үткәрелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел ярышлар профессиональ мәйданчыкларда үткәрелде.
Наил Мәһдиев «КАМАЗ» футбол клубын ФНЛга чыгу белән котлады.
Комсомол районында, 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан мәктәп яны лагерьлары арасында традицион җәйге Спартакиада булып узды. Ярышлар Комсомол районы хакимияте тарафыннан 15 нче балалар иҗат йорты белән берлектә оештырылды һәм үткәрелде.
Чаллылылар пауэрлифтинг һәм спортның көчкулланыла торган төрләре буенча Ачык Европа чемпионатында катнаштылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында алар 13 алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар. Инвалидлыгы булган Фәнис Нуретдинов 65-69 яшьлекләр төркемендә 75 кг күтәреп, «Эскалибур» номинациясендә дөнья рекордын куйды. Әйтергә кирәк, ул гади спортчылар арасында 110 кг авырлык категориясендә чыгыш ясады.
Эдуард Шарипов занял 1 место в турнире среди мальчиков до 11 лет, Мирон Иванов - 3 место в группе мальчиков до 9 лет.
Яр Чаллыда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә. "Яшел марафон" кысаларында Яр буе паркында ГТО нормаларын тапшыру өчен мобиль мәйданчык оештырылды. 40тан артык кеше үз көчләрен сынап карарга теләде.
Үткән ялларда рәсми рәвештә пляж волейболы сезонын тантаналы ачып җибәрделәр. Г.Тукай исемендәге яр буе пляжында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Казан, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевск, Пермь, Йошкар-Ола, Ижау һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 ир-ат һәм 15 хатын-кызлар командалары көч сынашты. Ике тәүлек эчендә 5 волейбол мәйданчыгында 121 уен уздырылды.
Быел «Яшел марафон» 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә үткәреләчәк. Чараның максаты-экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм Россия халкын экологик инициативаларда катнашырга чакыру. Яшел марафон-2021 «һәр адым – эз. Син нинди адым ясыйсың?» девизы астында үтәчәк.
Октябрьский шәһәрендә (Башкортостан Республикасы) ир-атлар 50+ ветераннар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Анда Россиянең сигез шәһәреннән, шул исәптән Яр Чаллыдан килгән командалар катнашты.