Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре волейбол буенча ярышлар уздырды
Яр Чаллыда «Сәламәтлек-2022» медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Җиңүче кубогы өчен 7 команда көч сынашты.
Яр Чаллыда «Сәламәтлек-2022» медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Җиңүче кубогы өчен 7 команда көч сынашты.
26 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Бөтенроссия турниры узачак. Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Турнирны ачу тантанасы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.
«Витязь» мәктәбе спорт залында Яр Чаллы көрәшчеләрен – Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
6-9 мартта Самарада синхрон йөзү буенча «Идел дулкыны» бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең тугыз төбәгеннән 250гә якын спортчы катнашты.
ГЭС поселогының мәдәният һәм ял паркында «Профит» Компанияләр Төркеме призларына кышкы ярышлар узды. Компания хезмәткәрләре һәм Комсомол районы мәктәпләре укучылары арасында традицион ярышлар ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» Компанияләр Төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов инициативасы белән үткәрелә.
Бүген, 3 мартта, шәһәрнең «КАМАЗ» футбол командасы Россия футболы лидерларының берсе – «Зенит» футбол командасы (Санкт-Петербург) белән очрашачак. Уен футбол буенча Россия кубогының 1/8 финалы кысаларында узачак. Очрашу «Газпром арена» стадионы кырында узачак.
1 мартта Казанда өлкән буын арасында шахмат һәм шашка буенча XI Республика темпо-турниры узды.
«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылды.
Яр Чаллыда ирләр командалары арасында волейбол буенча "Динамо" ФСО Яр Чаллы Шәһәр Советы кубогына муниципальара Чемпионат тәмамланды.
«Этюд» спорт мәктәбендә "Белая Ладья" мәктәп командалары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Стартка Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Минзәлә, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән сигез команда чыкты.
Бүген шәһәр Ипподромында 26 нчы традицион хәйрия «Салават Кубогы» ярышлары узды.
26 һәм 27 февральдә шәһәр «Ипподромы»нда яңартылган трассада 26 нчы тапкыр «Салават Кубогы» ярышлары, аның кысаларында «1400», «1600» һәм «Ирекле» дисциплиналарында Россия чемпионаты узачак.
Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган вак калибрлы винтовкадан ату буенча ел саен үткәрелә торган турнир узды. Ярышлар XXI Спартакиада кысаларында узды.
Бүген шахмат-шашка клубында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек – 2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Вакыйгаларны алдан күзаллый һәм фаразлый белү, мөмкин булган барлык вариантларны һәм уңай нәтиҗәләрне исәпләргә омтылу – медикларга да, шахматчыларга да хас төп күнекмәләр.
19 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында, XXI Спартакиада кысаларында, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында вак калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак.
Шәһәр мэры Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаковка капиталь төзелеш өлкәсендә намуслы хезмәте өчен мэрның Мактау грамотасын тапшырды. Шушы көннән ул башка шәһәргә төзелеш тармагында эшкә күчә.
Яр Чаллыда «Татарстан чаңгы юлы – 2022» массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Яр буе паркында «Россия чаңгы юллары» ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары – 2022» чаңгы ярышлары старт алды. Чаңгы трассасына мәктәпкәчә яшьтәге балалар да чыкты. 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар 2 км озынлыктагы трассада үз көчләрен сыныйлар, ә егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 һәм 5 км дистанцияләрдә ярышалар.
Якшәмбе көнне «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында каргизгечләрдә кросс-сноубайк һәм кросс буенча Россия Чемпионаты узачак. Ярышларны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә планлаштырыла. Чара 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының мотоциклл спорты федерациясе рәисе Наил Хөббәтуллин хәбәр итте.
Яр Чаллыда өлкән буын кешеләре арасында Республика шахмат-шашка турнирының шәһәр этабы узды.