Чаллы полицейскийлары чемпионатта катнашты
Казанда ату буенча ярышлар узды. Чаллы полицейскийлары беренче урынны яулады.
Казанда ату буенча ярышлар узды. Чаллы полицейскийлары беренче урынны яулады.
Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбендә хәрби-спорт җыеннарын ачу тантанасы узды. Быел җыеннарда 7,8 һәм 10 сыйныфлар катнашты. Җәй дәвамында 900 кеше укулар үтә, бөтен республикадан килгән үсмерләр катнаша. Җыеннар Казанда ике сменада узачак.
45 нче комплекста урнашкан боз сараенда янгын сүндерү һәм төтен чыгару системасын яңартуга шәһәр бюджетыннан 72 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «Мин карар кабул иттем. Минемчә, тамашачылар һәм спортчыларның иминлеге – иң мөһиме, кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен өстенлекле юнәлеш, без беркайчан да бу өлкәгә акча кызганмадык. Анда заманча янгын сүндерү системасы кирәк, күзәтү органнарының боз сарае эшчәнлегенә карата шелтәләр булырга тиеш түгел. Бүген объект планлы режимда эшли, бернинди дә куркыныч юк. Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документ – ул гамәлдәге документ».
Яр Чаллының 55 нче янгын сүндерү частенең өлкән янгын сүндерүчесе Ранил Гаязов «Иң яхшы янгын сүндерүче» республика конкурсында җиңде. Чаллы янгын сүндерүчесе өченче ел рәттән әлеге профессиональ конкурста катнаша. Быел ул штурм баскычы, кросс-фит һәм башка ярышларда көндәшләрен узып, яхшы физик әзерлек күрсәтте һәм уңышлы стартлар ярдәмендә 1 нче урын яулды. « Минем көндәшләрем җиңүгә лаеклы иде. Иң катлаулы сынау - каршылыклар полосасы булды, әмма минем максатым бар иде һәм мин аңа омтылдым », – дип сөйләде Ранил Гаязов.