Спорт
Наил Мәһдиев Мәктәп футбол Лигасы матчын ачты
Яр Чаллыда «Мәктәп футбол Лигасы – 2022» турниры башланды. «Победа» ябык футбол манежы Яр Чаллы Мәктәп футбол лигасының иң яхшы уенчыларын җыйды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты: "Кадерле дуслар, кызлар, безнең спортчылар! Мин, "КАМАЗ" футбол клубы президенты һәм футбол сөюче буларак, сезне шәһәр, республика өчен дә, ил өчен дә уникаль булган "Мәктәп футбол лигасы" проектын ачуда сәламләвемә бик шат. Бүген безнең проект ярдәмендә Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләре шундый ук матур турнирлар оештырган. Ул җиде ел элек туган. Бу вакыт эчендә дүрт меңнән артык малай Мәктәп футбол лигасында катнаша, үзләрен, үз холкын күрсәтә алды. Боларның барысы да шәһәр өчен, Яр Чаллыда иң алдынгы уеннарның берсе үссен өчен эшләнелә" , - диде мэр.