«Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе югары әзерлек дәрәҗәсендә
Яңа уку елына капиталь ремонттан соң "М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе" ачылачак. Бүген объектның әзерлеге 99,5% тәшкил итә.
Яңа уку елына капиталь ремонттан соң "М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе" ачылачак. Бүген объектның әзерлеге 99,5% тәшкил итә.
"Этюд" спорт мәктәбендә узган "Chelny open - 2021" регионара шахмат турниры төгәлләнде. Яшь төркемнәрендә һәм ачык турнирда стартка Россия Федерациясенең 7 төбәгеннән 170 шахматчы чыкты. Татарстан Республикасы вәкилләреннән тыш, җиңү яулау өчен Мәскәү, Дагыстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Марий Эл Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе шахматчылары көч сынашты.
Яр Чаллыда Физкультурачылар көненә багышланган Кама ярыммарафоны узды. Ярышларда 500дән артык спортчы катнашты. 3, 10, 21 км дистанцияләр тәкъдим ителде. Иң яшь спортчылар TIMERKIDS йөгереш ярышында катнаштылар.
7 августта Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узачак. Чара бөтен Россиядән спорт сөючеләрне җыячак. 3, 10, 21 км, балалар өчен 1 км дистанцияләр тәкъдим ителә.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын 10 меңнән артык Чаллы кешесе тапшырган. Бу хакта атна саен уза торган матбугат конференциясендә физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов хәбәр итте.
Кама ярыммарафоны – 2021гә TIMMERMAN рәсми сайтында теркәлергә мөмкин. Теркәлү 31 июльгә кадәр ачык, буш өстәлләр булган очракта, көнендә теркәлергә мөмкин булачак.
Бүген, 31 июльдә, «Камаз» стадионында «КАМАЗ» һәм «СКА-Хабаровск» командалары арасында уен узачак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.
41 нче мәктәп территориясендә шәһәрнең өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды. Чара 35, 36, 37 һәм 41 комплекс халкы өчен үткәрелде. Монда 30га якын кеше йөрү техникасына өйрәнергә җыелды. Дәресне сертификацияләнгән инструктор Роза Зәйнуллина үткәрде.
Яр Чаллының «Строитель» командасы футболчылары 2010-2011 елларда туган кызлар арасында футбол буенча «Күн туп-2021» Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады. Алар бер генә уенда да җиңелмәде. Айгөл Хәйретдинова ярышларның иң яхшы уенчысы дип танылды. Турнир финалында 16 команда катнашты.
24 июльдә Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннарында шосседа ир-атлар төркеме арасында ярышлар узачак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 5:00 сәгатьтә Мусасиномори (Musashinonomori) милли паркында узачак.
Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында ел саен үткәрелә торган пляж волейболы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар лигасы турниры тәмамланды. Ул Эшче яшьләр спартакиадасы кысаларында узды. Турнирда 10 хатын-кыз һәм 24 ир-ат командасы катнашты.
Яр Чаллының 55 нче янгын сүндерү частенең өлкән янгын сүндерүчесе Ранил Гаязов «Иң яхшы янгын сүндерүче» республика конкурсында җиңде. Чаллы янгын сүндерүчесе өченче ел рәттән әлеге профессиональ конкурста катнаша. Быел ул штурм баскычы, кросс-фит һәм башка ярышларда көндәшләрен узып, яхшы физик әзерлек күрсәтте һәм уңышлы стартлар ярдәмендә 1 нче урын яулды. « Минем көндәшләрем җиңүгә лаеклы иде. Иң катлаулы сынау - каршылыклар полосасы булды, әмма минем максатым бар иде һәм мин аңа омтылдым », – дип сөйләде Ранил Гаязов.
Төзүчеләр «Дулкын» йөзү бассейны төбенә плитә җәйгәннәр, хәзер җөйләрне каплау бара.
Инвалидлыгы булган спортчылар командасы ГТО нормативларын алтын билгегә үтәде. I төркем инвалидлар ГТО хәрәкәтенә һәркем, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә кушыла алганлыгын исбатладылар. Чаллылыларның сүзләренә караганда, ГТОны алтын аерымлык билгесенә үтәү алар өчен авыр булмады. Барлык сынаулар да җиңеллек белән башкарылды.
Фото ФК "КАМАЗ"
Ярыш ике команда арасында узачак: «КАМАЗ» ФК һәм Алания (Владикавказ) ФК 16: 50дә.
Футбол милли лигасында беренче уен 10 август көнне «КАМАЗ» ФК һәм Алания ФК (Владикавказ) командалары арасында узачак. Матч "КАМАЗ" стадионында 16:50 сәгатьтә башлана.
Sundale пляж клубында ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир башланды. Турнирда катнашучыларны Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре советы рәисе Дмитрий Ульдяков һәм Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре волейбол Федерациясе Рәисе Игорь Чернышов сәламләде..
"Ефәк юлы"ның йомгаклау махсус участогы икенче спорт көненең трекын кабатлады. Дмитрий Сотниковның белорус пилоты Сергей Вязовичтан 6 минутка өстенлеге, Россия экипажына узышның төп моментында уңайлы темпны сакларга мөмкинлек бирде.
"М. Ш.Бибишев исемендәге "Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе" бинасы капиталь ремонтлануны 40 елдан артык күргәне юк иде, ә хәзер планлаштырылган өч этапның икенче этабы тәмамланып килә. Беренче этап барышында спорт комплексы норматив хәлгә китерелде, хәзер бассейнны ремонтлау бара, өченче этапка футбол кырын төзекләндерү планлаштырылган. Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв. м тәшкил итә һәм үз эченә йөзү бассейны, стадион һәм трибунаны ала.