Яр Чаллыда интеллектуаль чемпионат узачак
27 июньдә Бөтенроссия яшьләр көнендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Мэр кубогы"на XII шәһәр интеллектуаль чемпионаты узачак. Чемпионатның темасы: "Чын Россия".
27 июньдә Бөтенроссия яшьләр көнендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Мэр кубогы"на XII шәһәр интеллектуаль чемпионаты узачак. Чемпионатның темасы: "Чын Россия".
15-18 июнь көннәрендә Петербург халыкара икътисадый форумы узды. Быел анда 140тан артык ил һәм Территория вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе дә булды. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан делегациясенең форумда катнашу нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
«Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге яр буеның үзәк пляжында пляж волейболы буенча «МИКСТ-2022» турниры узды. Анда Минзәлә, Алабуга, Пермь һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 16 команда катнашты.
2022 елгы абсолют батыр исеме өчен Эльдар Хәмитов һәм Ранис Гыйлаҗетдинов көрәштеләр.
Яр Чаллы ипподромы чаллылыларны һәм бәйрәм кунакларын традицион ат-спорт ярышларына – Сабан туеның алыштыргысыз атрибутына җыйды. Ярышларга Татарстанның, шулай ук күрше республикаларның 125 иң яхшы җайдаклары җыелды. Тамашачылар Асыл менге атлар чабышын, юртаклар узышын, шулай ук "Аударыш" ишәк ярышларын, пони чабышларын карый алдылар.
25 июнь Яшьләр көнендә «Заман» яшьләр үзәге һәм Эшче яшьләр советы шәһәр халкын һәм кунакларын Велофестка чакыра. Чара 16:00 сәгатьтә башланачак.
Комсомол районында 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, уку йортлары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге спартакиада булып узды.
11-12 июнь көннәрендә Чибәркүл гомуми хәрби полигонында ерак дистанцияләргә ату буенча бөтенроссия ярышлары узды. Чиләбе өлкәсендә гражданнар һәм хәрби снайперлар арасында Матч спорт снайпингы - 2022 буенча 5 юбилей Евроазия чемпионатының сайлап алу этабы кысаларында граждан һәм хәрби снайперлар арасында уздырылды. Беренче ике этап күптән түгел Төмән һәм Свердловск өлкәләрендә узды.
11 июньдә 10:45 сәгатьтә «КАМАЗ» стадионында Яшүсмерләр футбол лигасын ачу тантанасы узачак. Тантаналы ачылыштан соң КАМАЗ-2007 һәм РЦПФ Түбән Новгород командалары арасында матч узачак. Матч 11:00дә башланачак. Керү ирекле.
3-5 июньдә Яр Чаллы «Техногород» кубогына автокросс буенча Россия беренчелеге этабын кабул итә. Шәһәребез Россия этабын иң көчле яшь спортчыларны җәлеп итеп, инде дүртенче ел рәттән үткәрә. Бөтен илдән: Мәскәү, Самара, Тольятти, Воронеж, Ржев, Татарстанның һәм Удмуртиянең төрле торак пунктларыннан гаризалар килеп ирешкән. Бу – автокросс буенча Россия беренчелегенең икенче этабы. Алдагысы 18-20 мартта Грозный шәһәрендә узды. Барлыгы сезонда автокросс буенча 6 этап үткәрү планлаштырылган.
«КАМАЗ» футбол клубы анкеталаштыру оештырды. Аның нәтиҗәләре буенча җанатарларның теләкләрен һәм аларны өй матчларына җәлеп итү юлларын белеп булачак. Сораштыруда катнашучыларның барысы да футбол клубы партнерларыннан кыйммәтле призлар уйнатуда автомат рәвештә катнаша. Призлар уйнату анкеталаштыру нәтиҗәләре буенча үткәреләчәк.
«Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында узган ял көннәрендә Г.Тукай исемендәге яр буеның үзәк пляжында җәйге пляж волейболы сезоны ачылды.
Казанда өлкән буын кешеләре арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Өченче яшь» Спартакиадасының республика этабы узды.
21 майда Яр буе паркында спорт ориентлашуы буенча "Россия азимуты-2022" Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Яр Чаллы шәһәре Татарстан Республикасында әлеге ярышларны кабул итүче бердәнбер шәһәр.
21 майда Яр Чаллы шәһәренең Яр буе паркында спорт ориентлашуы буенча «Россия азимуты» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак.
«Төзүче» спорт мәктәбе укучысы Лера Галина (12 нче мәктәп, 6 сыйныф) Бөгелмәдә 16 майдан 19 майга кадәр узган авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.
Татарстан Республикасы ДОСААФ мәйданчыгында эшче яшьләр арасында автомобиль ярышлары узды. Чара Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы, «Заман» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы ДОСААФ, Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ бүлеге, «Яр Чаллы шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге, яшьләр белән эшләү идарәсе, «Единая Россия» Яр Чаллы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган.
«Яр Чаллы» спорт комплексында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында Бөтенроссия җәйге ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Фестиваленең региональ финалы тәмамланды. Ярышларда республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 38 команда катнашты. Командалар 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган дүрт спортчыдан (2 егет, 2 кыз) формалашты. Ике көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урында – «Әлмәт политехника көллияте»; 2 урында – «Казан педагогика көллияте», 3 урында – «Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте».
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль ярышлары узачак. Ярышлар 14 майда ДОСААФ автомобиль мәйданчыгында узачак. Башланачак 10:00 сәгатьтә.
Яр Чаллыда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү Кубогы-2022» волейбол турниры тәмамланды.