Чаллы шахматчысы шахмат буенча Россия Кубогы призеры
Ярославль өлкәсендә шахмат буенча Россия Балалар Кубогының финал турнирлары тәмамланды.
Ярославль өлкәсендә шахмат буенча Россия Балалар Кубогының финал турнирлары тәмамланды.
Комсомол районында 11нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт чарасы узды. Шәһәрнең 69 нчы урта коррекция мәктәбе укучылары бу чарада беренче генә ел катнашмый. Ярышта катнашучылар уенга бик иҗади якын килделәр, һәр команда үзенә исем һәм девиз уйлап тапты. Эстафетага йөгерү, туп тапшыру, боҗра тәгәрәү, скакалка сикерү кебек конкурслар сайланды. Ярышларда катнашучыларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сәламләде. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар, биремнәрне җитезлек белән үтәделәр.
Быел шугалак шулай ук узган елдагы кебек эшли. Эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә иртәнге 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр. Бәяләр дә шул ук дәрәҗәдә калды. Тимераякларны прокатка алу һәм керү-өлкәннәр өчен 120 сум, балалар өчен 90 сум, тимераяк белән керү-20 сум. «Шугалак җәю уңышлы үтте, аны әзерләүгә 10-14 көнләп вакыт китте. Шугалакны җәю өч этапта башкарыла: футболны бозмас өчен, башта кар ястыгын көтәбез, аннары янгын сүндерү гидрантыннан су сибелә, шуннан соң машина тигезләп җәя. Бүген боз инде әзерләнгән", - дип сөйләде "Виктория" спорт мәктәбе директоры Ренат Әхмәтшин.
10 декабрьдә «Чаллы парклары» шәһәрнең төп шугалагында кышкы чаралар программасын ачачак – Азатлык мәйданында балалар һәм аларның ата-аналары өчен күңел ачу программасы үтәчәк. Бозга керү бушлай. Шул ук көнне Яр буе паркы мәйданындагы шугалак та эшли башлаячак. Тимераякларны арендага алу буенча эш режимы: Дүшәмбе-җомга көннәрендә: 16:00-22:00 сәгатькә кадәр, шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәрендә 10:00-22:00 сәгатькә кадәр.
3 декабрьдә Бастион тактик уеннар полигонында Спартакиада кысаларында эшче яшьләр арасында хәрби-спорт страйкболы буенча турнир узды. Быел турнирда шәһәр предприятиеләренең һәм оешмаларының 20 командасы катнашты. Кискен көрәш барышында страйкбол буенча турнирда "Ремдизель" командасы җиңде, икенче урында - С. П. Титов ис. Картон-кәгазь комбинаты, өченче урында - «РИАТ» командасы. Иң көчле командалар дүртлегенә «КАМАЗ»ның Кою заводы да керде.
Накануне футболисты команды "КАМАЗ" приняли участие в мероприятии в честь декады инвалидов в преддверии Нового Года.
В этом году школа №15 встретила спортсменов коррекционных школ №75, 87, 68, 86 с большим размахом.
Чаллыда "Синең волейбол" профилактик чаралар комплексы проекты кысаларында студентлар арасында волейбол буенча ярышлар дәвам итә.
Чаллыда "Синең волейбол" профилактик чаралар комплексы проекты кысаларында студентлар арасында волейбол буенча ярышлар дәвам итә.
25-26 ноябрьдә «Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелеге һәм кышкы Чемпионаты узды. Ярышларда төрле яшь категориясендәге 200 спортчы катнашты. Ярышлар программасына түбәндәге сынаулар керде: ядрәне этү, биеклеккә сикерү, 50 м, 200 м, 400 м, 800 м, 1000 м, 1500 м, 3000 метрга йөгерү, йөгереп озынлыкка сикерү. Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры Гөлнара Галкина-Сәмитова ярышларның мактаулы кунагы булды.
Инвалидлар спартакиадасы – актив тормыш алып баруны сөючеләрне берләштергән ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары. "Олимпийский" спорт комплексы Автозавод районында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле спортчыларны җыйды. Ярышлар өч спорт төре буенча узды: армспорт, шашка ярышы һәм дартс. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннарны алган спортчылар 8 декабрьдә «Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узачак шәһәр Спартакиадасында Автозавод районы данын яклап чыгыш ясаячак. Теркәү 9:00 сәгатьтән ачыла. Чара 10:00 сәгатьтә старт ала.
Санкт-Петербургта тхэквондо (пхумсэ) буенча «Балтыйк диңгезе Кубогы» Бөтенроссия спорт ярышлары узды. 14нче балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә шөгыльләнүче Даниил Бондарь 12-14 яшьлек спортчылар арасында шәхси программада абсолют җиңүче булды. Аның тренеры - Олег Гнеденков.
«Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Александр Обшаров 25 метрга йөзү буенча Россия чемпионатында һәм 50 метрга ирекле стильдә дуслык уеннарының II этабында җиңүче булды. Бу җиңүләр аңа йөзү буенча халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде. Ул иң тиз вакыт эчендә 50 метр араны йөзеп чыкты. Аның йөзү вакыты 21 секунд тәшкил итте.
Калининградта синхрон йөзү буенча Россия Кубогы тәмамланды. Ярышларда РФның 9 субъектыннан 230дан артык спортчы катнашты. «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасын лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр һәм медаль зачетында 14 комплект медаль яулап, Россия Федерациясе субъектлары арасында икенче урынны алдылар, шул исәптән өч алтын медаль, биш көмеш һәм алты бронза. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда алар Чаллы спортчыларыннан торган Татарстан Республикасы җыелма командасын тәкъдим итте. Спортчылар синхрон йөзү буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Юлия Белоглазова җитәкчелегендә шө гыльләнә.
Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. М.Ш. Бибишев исемендәге "Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар, ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Казанда шахмат буенча Татарстан Республикасының команда чемпионатлары узды. Стартка Татарстанның 16 шәһәр һәм районыннан 34 команда чыкты. Чаллының ирләр җыелма командасын Роман Новиков, Эдуард Ашиев, Рамил Хөснуллин һәм Илдус Галимов тәкъдим итте. Алар чемпионатның алтын медальләрен яуладылар.Чаллы хатын-кызлар җыелма командасын тәкъдим итүче Наталия Гончарова белән Александра Мальцева икенче урынны алды.
Безнең шәһәр территориясендә кышкы чорда 24 хоккей корты һәм мәгариф учреждениеләре территориясендә 38 шугалак эшләячәк. Шулай ук шәһәрнең Азатлык мәйданы, Яр буе мәйданы, ипподром һәм "Медео" шугалагы кебек иҗтимагый киңлекләрендә дүрт зур массакүләм шугалак булачак. Бу атнада «Яшүсмер» үзәге хезмәткәрләре 11 хоккей тартмасында шугалак ясау эшләренә кереште, аларда теләге булган балалар һәм яшүсмерләр өчен хоккей буенча бушлай тренировкалар оештырылачак. 11 хоккей кортында әзерлек инвентарьлары түләүсез бирелә, бу хоккей уйнарга теләге булган балаларны күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта тимераякларны ревизияләү һәм тартмаларны косметик ремонтлау буенча чаралар бара. Кортларны өслекләренә һәм температура режимына карап, 1 декабрьгә кадәр рәткә китереп бетерергә тиешләр.
Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын сынау үзәгендә 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге спорт мәктәпләренең яшь спортчылары өчен «ГТО белән сәламәтлек көне» узды. Чараны югары категорияле спорт судьясы Алексей Николаев ачты. Катнашучылар 8шәр норматив үтәделәр: 30 метрга йөгерү, катнаш хәрәкәт 1000 метрга йөгерү, 1000 һәм 1500 метрга йөгерү, идәннән күтәрелү, урыннан сикерү, бөгелү, туп ыргыту һ.б. Чарада барлыгы 40 спортчы катнашты. Барлык нәтиҗәләр дә теркәлде һәм беркетмәгә кертелде, катнашучылар 2023 елның беренче яртыеллыгында лаеклы билгеләр алачак.
Алабугада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында армреслинг буенча чемпионат һәм ТР беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасы районнарының һәм шәһәрләренең 13 командасы катнашты.
Яр Чаллыда «Синең волейбол «Профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында студентлар арасында волейбол буенча ярышлар старт ала. Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе коммерцияле булмаган оешмаларга балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар конкурсында «Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» номинациясендә җиңү яулаган иде.