«Чаллы» ХК өйдә уйнаячак
«Чаллы» ХК – «Чебоксар» ХК уеннар сериясе старт ала. Хоккей матчы, бу шимбә - 16 октябрьдә, Яр Чаллы шәһәренең Боз спорт сараенда 17:00 сәгатьтә узачак.
«Чаллы» ХК – «Чебоксар» ХК уеннар сериясе старт ала. Хоккей матчы, бу шимбә - 16 октябрьдә, Яр Чаллы шәһәренең Боз спорт сараенда 17:00 сәгатьтә узачак.
Костромада 8-11 октябрьдә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 28 субъектыннан һәм 5 округыннан 400гә якын спортчы катнашты. Бу - Россия Федерациясе территориясендә техник комплекс(пхумсэ) бүлегендә ВТФ тхэквондо буенча чемпионатлар һәм беренчелекләр тарихында катнашучы төбәкләр һәм спортчылар саны буенча рекорд сан.
Үзәк район хакимияте 12 нче олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада» дип аталган традицион спорт бәйрәме үткәрде. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты. Ярышларның төп максаты булып өлкән буын кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен һәм нормаларын популярлаштыру тора. «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада»да катнашучыларның һәркайсы истәлекле бүләк һәм уңай эмоцияләр алды.
Бүген «КАМАЗ» стадионында футбол йолдызлары яшь чаллылылар өчен Футбол дәресе үткәрделәр. Дмитрий Сычев, Руслан Пименов , Динияр Биләлетдинов , Дмитрий Хлестов Яр Чаллыга "Безнең егетләр" автойөреше кысаларында килде. Чара 2022 елгы дөнья чемпионатына сайлап алуда «Россия-Словакия» матчы алдыннан Россия җыелма командасына көч бирүгә һәм балаларны футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
«Чаллы» хоккей командасы яңа сезонга әзер. Бу хакта матбугат конференциясендә хоккей клубы директоры Әлвир Әһлуллин хәбәр итте: " Команда составы тулы күләмдә баш тренер тарафыннан формалаштырылган, бер еллык бюджет, финанслау чыганаклары формалаштырылган, чыгымнарның төп маддәләре билгеләнгән, кирәкле инвентарь, форма, медикаментлар сатып алу план режимында алып барыла. Уеннарның календарь планы югары хоккей лигасы тарафыннан формалаштырылды ".
Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча «КАМАЗ» ААҖ призларына ХХXV шәхси - команда традицион турниры, Машина төзүчеләр көненә һәм турнирга нигез салучы, Советлар Союзының спорт мастеры Михаил Климов истәлегенә багышланган, шулай ук дзюдо буенча «Татарстанның барлык йолдызлары» XXVIII команда традицион турниры старт алды.
«Төзүче» спорт мәктәбе укучысы Регина Шәйдуллина 23 яшькә кадәрге яшүсмер кызлар арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә катнашты һәм алтын медаль яулады. Ярышлар Финляндиядә, Рованиеми шәһәрендә 24 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр уза. Чаллы спортчысы 45 кг кадәр авырлык категориясендә ике төр ярыш суммасы буенча 151 кг җыеп җиңүгә иреште һәм Европа рекордын куйды.
«Чаллы» хоккей командасы команда эчендә гомуми тавыш бирү юлы белән капитанны һәм аның ике ярдәмчесен сайлады. Күпчелек тавыш белән һөҗүмче Константин Калинин капитан итеп сайланды, ә аның ярдәмчеләре - һөҗүмче Константин Демчев һәм сакчы Владислав Катин .
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов бүген клубның президенты сыйфатында шәһәрнең хоккей командасы белән танышты. Ул тавыш бирү юлы белән клуб советы арасыннан сайланган.
О. Кухаренко исемендәге картодромда шәһәр студентлары арасында «Техногород» Кубогына картинг буенча турнир узды. Анда шәһәрнең 11 белем бирү оешмасыннан 18 кеше катнашты. Ярышларны ачу тантанасында «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин , «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин , физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов , яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов катнашты.
Бүген "Наиком Арена" спортның техник төрләре стадионында мотокросс буенча Россия Чемпионаты финалы уза. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев икенче этапта катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләде. « Без бу аренада бик күп спортчыларны җыя алдык , - дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга һәм ярышларда катнашучыларга. - Чаллы шәһәре, легендар КАМАЗлар башкаласы җитәкчелеге исеменнән дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт объектында үз осталыкларын күрсәтергә килгән танылган кунакларны сәламлим ».
Юрий Вишневский һәм Элеонора Гайнуллина Санкт-Петербургта үткәрелгән коляскаларда бию буенча 2021 елгы Россия чемпионатында алтын медальләр яуладылар. Быел биредә илнең 19 төбәгеннән 100 спортчы катнашты.
Бүген "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Төбәк бүлегенең партия проекты кысаларында Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховның финанс ярдәме белән Н. Кайманов исемендәге кадет мәктәбендә «Каймановец» шахмат клубы ачылды.
14 сентябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы рәвештә бүләкләде. Татарстан җыелма командасы гомуми медаль зачетында 1 нче урынны яулады – Республика конкурсантлары WorldSkills стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышларының 140 бүләгенә ия булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Иң элек Президент М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе объектларына кергән, капиталь ремонт ясалган «Дулкын» йөзү бассейнында булды.
Узган ял көннәрендә «Golfstreeeam» клубында Эшче яшьләр спартакиадасы кысаларында мини-гольф буенча ярышлар узды. Ярышларда шәһәрнең 19 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: Түбән Кама ГЭСы, «КАМАЗ» ААҖның тимер заводы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «КАМАЗ» тышкы сәүдә компаниясе АҖ, «Челны Бройлер». «Ремдизель» АҖ һәм «КАМАЗ» ААҖның кою заводы - өчәр команда, «КАМАЗ» ААҖ двигательләр заводы һәм Чаллы ТЭЦы - дүртәр команда тәкъдим итте.
Бүген Яр Чаллыда «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы» узды. Ярышлар шәһәрдә 20 нче тапкыр үткәрелә.
Бүген Шишкин бульварында «Шәп яшәгез» спорт-күңел ачу программасы һәм «Көз музыкасы» концерт программасы үткәрелде. Чара сәламәт яшәү рәвешен алга этәрүгә һәм көзге сезон башлануга багышланган иде. Тамашачылар «Эврика» мәдәни үзәге аниматорлары белән бергә актив рәвештә күнегүләр ясадылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына викториналарда, флешмобларда, уеннарда катнаштылар. Шәһәрнең «Эврика» мәдәни үзәге артистлары башкаруындагы музыкаль номерлар бәйрәмгә ямь өстәде.
Бу көннәрдә Казанда «Россия – спорт державасы» IX халыкара спорт форумы уза. Форум Россия Президенты күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә. Оештыручылар - Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Чарада федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, халыкара һәм гомумроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, эре бизнес-структуралар вәкилләре, танылган спортчылар, тармак экспертлары һәм спорт индустриясе лидерлары катнаша.
«Мәктәп футбол лигасы» җиңүчеләре командасы мәктәп өчен зур бүләк ясады: спорт залында ремонт эшләре башкарылды. Быел «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге оештырган турнирда 32 мәктәп футбол командасы катнашты. Нәтиҗәдә 77 нче гимназия укучылары -«Волки 77» командасы җиңде.