Якшәмбе, 17 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылылар инвалидлар спартакиадасында көч сынашты
Чаллылылар инвалидлар спартакиадасында көч сынашты
Чаллылылар инвалидлар спартакиадасында көч сынашты

Инвалидлар спартакиадасы – актив тормыш алып баруны сөючеләрне берләштергән ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары. "Олимпийский" спорт комплексы Автозавод районында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле спортчыларны җыйды. Ярышлар өч спорт төре буенча узды: армспорт, шашка ярышы һәм дартс. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннарны алган спортчылар 8 декабрьдә «Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узачак шәһәр Спартакиадасында Автозавод районы данын яклап чыгыш ясаячак. Теркәү 9:00 сәгатьтән ачыла. Чара 10:00 сәгатьтә старт ала.

Кабул итү графигы